Исәнбай кызы – “Сәләт“тә

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

“Сәләт“ аланына бер барган кеше анда, һичшиксез, кире әйләнеп кайта, диләр. Мин дә шулай. Быел инде өченче тапкыр катнаштым. Барган саен үземә ачыш ясыйм, яңа дуслар табам, тәҗрибә туплап кайтам.

Беренче тапкыр 2013 елда “Раушан” аланына барган идем. Ул аланда “Ялкын”  журналы хезмәткәрләре тарафыннан журналистика буенча алып барылган мастер-класслар күңелемә гомерлеккә уелып калды. Гөлназ Сәфәрова, Алмаз Хәмзиннән интервью алу, фотога төшүләр, гомумән, журналистика казанында кайнап эшләү миңа бик ошаган иде.

Аннары минем өчен бик озын тәнәфес булды. 2016 елга кадәр “Сәләт“кә бармадым, башка  лагерьларда ял иттем. Узган ел Үтәгән авылы кызлары – Илүзә һәм Диана белән яңа  ачылган аланга – “Сәләт-Яр Чаллы“га бардык.

Интернет аша теркәлеп, мин быел янә “Сәләт-Яр Чаллы“га килдем. Биредә шактый дусларымны очраттым. Анда иң кызыклысы – Биләрдә үтә торган форум. Барыр алдыннан тырыша-тырыша шуңа әзерләндек. Иртәннән кичкә кадәр гел хәрәкәттә булдык. Безне ишеп яуган яңгыр да, кыздырган кояш та куркытмады. Биергә дә өйрәндек, спорт ярышларында да катнаштык. Көн саен дәресләргә һәм мастер-классларга йөрдек. Йоклар алдыннан “шәмчек”ләр булды. Анда иң кирәкле киңәшләрне ишетәсең, яшәү мәгънәсе нәрсәдә булганын аңлыйсың. Гитарага җырланган җырлар сихри дөньяга да алып кереп китә. Монда һәр мизгелне, яшәүнең рәхәтлеген тоясың.

Без – “Сәләт-Яр Чаллы” һәм “Рухият” аланнары изге Биләр җиренә иң беренчеләрдән булып килдек. Биләргә аяк атлау белән башка мохитне тоясың, ул бөтен проблемаларны юкка чыгара, кәефне күтәрә, күңелдә рәхәтлек тудыра. Хәтта палаткаларның булмавы да  проблема түгел: без бит – “сәлкеш“ләр.

Барлык аланнардан яшьтәшләребез килеп җиткәч, «Сәләт» VI Халыкара яшьләр белем бирү форумының  ачылу тантанасы башланды. Һәрбер аланның үз сөрәне, үз билгесе, үз символы бар. Биредә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән очрашуны түземсезлек белән көттек. Республика башлыгы мастер-класслар, төрле очрашулар өчен урнаштырылган чатырларда булды. Ул форумда катнашучы 3,5 мең кешене сәламләп:

–       Изге җирдә иң булдыклы, уңган яшьләр очраша. Монда сез яхшы һөнәрләргә өйрәнәсез. Татарстанның киләчәге – сез!» – диде.

Без – “сәлкеш“ләр, «без әзер» дип сөрән салып, Президент өчен әзерләнгән сюрприз – флешмобны күрсәттек.

Биләрдә узган мастер-классларның һәркайсы үзенчәлекле булды. Барысына да өлгерәсе, катнашасы килә, ләкин бу мөмкин түгел. Үземә Йолдыз Миңнуллина, Фәнис Җиһанша уздырган мастер-класслар бик ошады. Динар Зариповның “Милли ашлар” мастер-классы кызлар өчен бер хәзинә иде. Аш-су остасы безгә борай бәлеше, гөбәдия пешерү серләрен  ачты. Ә ул әзерләгән чәйнең үзенчәлекле тәме һаман  да тел очымда торган кебек.

Биләрдә көн саен спорт уеннары, кич белән төрле чаралар узды. Яңа кушылган “Самара“ аланына  футбол буенча тиңнәр табылмады. КВНда без – “Сәләт-Яр Чаллы” һәм  “Сәләт Саба” Гран-при яуладык.

...Һәр иртәне “Хәерле көн, Сәләт аланы “ дигән җырдан башлау, төрле мавыктыргыч чаралар, палаткада бер-беребезгә сыенып йоклаулар – барысы да матур хатирәләр булып күңел түрендә әле бик озак сакланыр. Мин “Сәләт“кә эләгүемә бик сөенәм. Егет-кызларга да “Сәләт“ аланнарына барырга киңәш итәм. Биредә сезгә бик тә ошаячак.

Зәринә ХУҖИНА,

Исәнбай мәктәбе укучысы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International