Әгерҗе вокзалы каршында яңа парк булачак

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

“Вокзал каршында нәрсә булачак?“ Соңгы вакытларда Әгерҗедә бу сорауны  еш ишетергә мөмкин. Шушы көннәрдә әлеге мәйданчыкта булып, бу сорауга җавап эзләдек.

Парк зонасы булачак

Ахыр чиктә  биредә кече архитектура формалары урнаштырылган парк зонасы булырга тиеш. Хәер, баштан башлыйк әле.

Вокзал каршын капиталь төзекләндерү иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә тәгаенләнгән республика программасы кысасында башкарыла.Моның өчен Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман җитәкчелегендә “Архитектура десанты“ проекты эшләнгән. Аның нигезендә биредә берничә зона барлыкка киләчәк. Төгәлрәк итеп әйткәндә, болар – керү, тарихи, ял итү, балалар өчен зоналар, павильон, арт-объектлар. Биредә шәһәр халкы да, пассажирлар да рәхәтләнеп ял да итә, шул ук вакытта Әгерҗенең тарихы белән дә таныша алачак.

 

Гади генә мәйдан түгел

 

Территорияне тәртипкә китерү белән Али Ибраһимов җитәкчелегендәге “МирСтрой“ ширкәте шөгыльләнә.

–       Эшне 17 майда башлаган идек инде. Тик гел яңгыр яву сәбәпле, туктап торырга туры килде. Ныклап эшкә тотынганыбызга 20ләп кенә көн әле, – ди мастер Сергей Васильев.

Шушы вакыт эчендә күп кенә эшләр  башкарырга өлгергәннәр төзүчеләр.  Башта күп итеп балчык ташып мәйдан булачак урынны күтәрткәннәр. Бордюрлар, декор өчен рельслар (проектта тимер юл фрагментлары да каралган) урнаштырганнар, җәяүлеләр өчен сукмакларны өлешчә бетон белән катырганнар. Балалар мәйданчыгы да әзер дияргә мөмкин. Хәзерге вакытта паркны яктырту өчен электр үткәргечләр уздырыла, суүткәргеч  система эшләнә.

–       Паркка теләсә кайсы яктан керергә мөмкин булачак. Физик мөмкинлекләре чикле инвалидлар, коляскалы әниләр өчен пандуслар да каралган, – ди мастер. – Тагын бер нечкәлек: без биредә бер генә агачны да кисмәдек. Киресенчә, яшеллекне саклау өчен проектка үзгәрешләр кертергә  туры килде.

Барлык эшләр ике айга исәпләнгән. Һава торышы комачаулык итмәгәндә планлаштырылган эшләрне сентябрь азагына төгәлләячәкләр. Әлеге парк әгерҗелеләрнең дә, пассажирларның яратып йөри торган урынына әверелер дип ышанасы  килә. Ул гади генә урында түгел, ә илебезнең төрле почмакларыннан килүче поездларны каршы алып, озатып торучы вокзал мәйданында урнашкан. Безнең вокзалның Татарстанның төньяк капкасы дигән шартлы исеме дә бар бит.  

Екатерина САМСОНОВА.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International