Район электр элемтәсе узелына яңа җитәкче билгеләнде

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

ГАЛИУЛЛИНА Резеда Рәшид кызы район электр элемтәсе узелы җитәкчесе итеп билгеләнде.

Р.Галиуллина 1973 Әгерҗедә туган. Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетының бухгалтерлык учеты, анализ һәм аудит факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1991 елда Саклык банкында кассир, өлкән контролер буларак башлый. 1996 елдан соңгы хезмәт эшчәнлеге район электр узелы белән бәйле. Төрле елларда ваклап сату буенча бухгалтер, икътисадчы, техник, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү офисы начальнигы вазифаларын башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International