“Агро-Кама“ ширкәтенең “Тирсә“ бүлекчәсе кырларында комбайннар парады булды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләре кыр корабларының урып-җыю эшенә әзерлеген тикшерде.
Район башлыгы Валерий Макаров комбайнчыларга уңышлар теләп:
– Быел урып-җыю кампаниясенә старт узган елга караганда ике атна соңрак бирелә. Безнең бурыч бер: сынатмаска! Без сезгә лаеклы хезмәт хакы түләргә ышандырабыз, – диде.
Бөртеклеләрне вакытында, югалтуларсыз җыеп алу максатыннан быел беренче тапкыр әлеге кампания вакытында фермерлар, ярдәмчел хуҗалыклар, техникасы булган һәркемне җәлеп итәргә уйлыйлар.
– Аларга ашлыклата түләү каралган, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
– Ә мин урып-җыю чорында имгәнүләр булмасын иде дип телим. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, сак кына эшләргә язсын. Сан артыннан кумагыз, сыйфатлы булсын дип эшләгез, – диде Айдар Сәләхов.
Быел Әгерҗе районында 28 мең гектарда бөртеклеләр җыеп алыначак. Аңа 31 берәмлек “Нью-Холланд“ комайны җәлеп ителә. Урып-җыю эшләре 1 августта башланыр дип көтелә.