Рәфисә Кәшвиева бакчасында илле төрдән артык чәчәк үсә

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Моннан ун еллап элек лаеклы ялга чыккач Чаллыдан әнисенең туган авылы Барҗы-Умгага күченеп кайткан Рәфисә КӘШВИЕВА биредә күптәнге хыялын тормышка ашырган. Ул җәй көне бакчасын тутырып 50дән артык төр чәчәк үстерә.

Рәфисә апаның капкасын ачып керүгә үк аллы-гөлле чәчәкләрнең кайсына карарга белми аптырап китәсең. Әнә, клематислары шау чәчәктә.

–       Аларны күргән һәркем “нигә чәчәкләре эре“ дип сорый. Мин аларны пешергәннән калган чәй, кофе чүпләре белән “сыйлыйм“. Алар – чәчәкләргә менә дигән ашлама, – ди ул.

Үрмә гөлләре дә кояшның җылы нурларын гына көткән, диярсең. “Ай үсәсен көн үсәләр“, ди Рәфисә апа чәчәкләрен яратып. 

“Парковая роза“ да купшыланып утыра. Бакчачы ханымга әлеге чәчәкне күршесе Галина биргән булган. Хәзер ул матур гөлләр бәйләмәсен хәтерләтә. Куе кызыл төстәге бу розалар ишегалдына үзгә ямь, матурлык та өстиләр.

–       Розаларымның тагын дүрт төрлесе бар. Аларны үстерүе бераз авыррак. Кышлар бик салкын була бит. Яз көне күбесе яңарып китә алмый, – ди Рәфисә апа.

Кызыл, куе кызыл, сары, ак лилияләрнең чәчәк ату вакыты төгәлләнгән инде. Аларның 6-7 төре үсә бакчада.

–       Кайда нинди чәчәк күрәм, алырга тырышам. Балаларым да, дусларым да миңа хәзер бәйрәмнәргә нәрсә бүләк итик икән дип аптырамыйлар. Йә чәчәк, йә гөл алып киләләр. Үрмә гөлләр үстерү өчен менә бу арканы улым Денис белән киленем Ольга бүләк итте, – ди Рәфисә апа.

Бакча матуркайларының күбесенең исемнәрен дә белеп бетерми хуҗабикә. “Анысы мөһим дә түгел“, ди ул үзе дә. Иң әһәмиятлесе, ул аларны ярата һәм һәрберсен иркәләп кенә үстерә. “Ә яраткан эшне башкару күңелгә рәхәтлек бирә“, дип тә өсти.

Чәчәкләрнең төпләрен йомшартып тору, аларга пиннек пешергән су, көл сибү, суган кабыклары салу – тәрбия ысуллары менә шулар.

–       Чәчәкләргә химик препаратлар бөтенләй кулланган юк. Халык ысуллары белән тәрбияләүне кулайрак күрәм, – ди Рәфисә апа.

Бакчачы ханымга “1000 советов дачнику“ журналы да – олы ярдәмче. “Берәр сорау килеп туса, шуннан гына карыйм“, ди ул.

Уңган хуҗабикәнең бакчасында ясалма күл дә бар. Анда уенчык бакалар, үрдәкләр йөзә. Әле быел гына ясаткан беседкасы да әкияти матурлыкка бер ямь биреп тора. “Хуш ис аңкып торган бакчада самавырдан кайнаган чәй эчү – үзе бер рәхәтлек“, ди ул.

Рәфисә апа гомере буе теләгән хыялын тормышка ашыруга сөенеп туялмый. “Ничек шушы оҗмах почмагыннан башка яшәдем икән“ дип аптырый ул хәзер. Ә кыш көне бөтен күңел җылысын өйдә үсүче гөлләренә бирә. Кул эшләре остасы буларак та танылган үзе. Башмакларны гына да 45 төрле итеп бәйли белә. Аларга да чәчәкләр төшерергә ярата.

...Әле үләндә иртәнге чык та кипмәгән. Ә бакчачы ханым инде чәчәкләре янында кайнаша. Аларның һәрберсенең хәлен белә, яратып иркәли ул. 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотолары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International