Салагыш авылында “Картлыгымның яшьлегендә“ ветераннар ансамбленә йөрүче өлкәннәр табигать кочагында милли бәйрәмебез – Сабан туе үткәрде. Аны ансамбль җитәкчесе Лидия Мәҗитова оештырды.
Төрле уеннар, ярышларда ветераннар да, балалар да актив катнашты. Табигать кочагында бергәләп чәй эчү дә бик күңелле булды.