Августта Кояш тотылу көтелә

2017 елның 1 августы, сишәмбе

Август аенда тарихтагы иң озак вакытлы Кояш тотылу булачак. Ай Кояшны 1,5 сәгать вакыт дәвамында каплап торачак, ә Кояш "таҗы" элеккесенә караганда бик күпкә зуррак булачак. Бу хакта Кояшны өйрәнү илкүләм абсерваториясе галимнәре белдерде, дип яза "Татар-информ" “Известия”гә сылтама белән.

Әлеге сирәк күренешне АКШ халкы гына күзәтә алачак. Кояш тотылган вакытта әлеге планетаның активлыгын DKIST телескопы ярдәмендә билгеләячәкләр.

Элегрәк АКШ галимнәре Җир белән Сатурн мең елдан соң якынлашкан очракта, Кояш бөтенләйгә тотылачак һәм Җирдәге тереклек шуның белән тәмамланачак, дип белдергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International