Якташыбыз - Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев: “Хыялым - туган илемә хезмәт итү“

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Әнә шулай ди һәм бу хыялын тормышка ашыру өчен армый-талмый хезмәт куя Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев. Бу көннәрдә эше аеруча тыгыз якташыбызның: бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае башлана.

Рыс авылында яшәүче Тукаевлар гаиләсе, Марска ике яшь тулгач Салагышка  күченеп килә. Гомеренә җитәрлек ныклыкны Кама елгасының киңлекләреннән, бетмәс илһамны Салагыш болыннарыннан ала Марс. 4-5 яшьтән бик матур итеп авыл сәхнәсендә шигырьләр сөйли: мөнәҗәтләр иҗат итүче Зәкия әбисеннән һәм шигырьләр язучы әнисеннән күчкәндер аңа бу осталык. Кечкенәдән әнисе янында мәш килергә ярата.  Аеруча ризык пешергәндә һәм табын әзерләгәндә әнисенең уң кулы була ул.  Туганнарның, күршеләрнең бергәләп җыелып кич утырганнарын да бик яратып үсә малай.

– Бер концертта “Артистлар кебек сәнгатьле сөйли, кем баласы бу?“дип кызыксынучыларга “Тукаевныкы!“ дип җавап биргәч, “Тукаевныкы булса, булдырыр!“ дигәннәре исемдә калган, – дип сөйли авылдышы Сания апа.

– Бик яшьләй дингә тартылды. “Балалар бакчасына йөргәндә сөлге җәеп намазга бастыра иде балаларны“, – дип әйтә иде тәрбиячесе Рәзилә апа. Әнкәй белән минем намаз укыганны карап торып, хәрәкәтләрен истә калдырып, дин белән кызыксынып үсте ул, – ди әнисе Кафия апа.

“Ышанычлы, тәртипле, әдәпле, итагатьле. Бер сүз белән әйткәндә, “Менә дигән укучы“. Монысы – укытучысы Лидия Мәҗитова сүзләре.

Мәктәп елларында шигырьләр яза, концертларда чыгышлар ясый. Гуманитар фәннәрне аеруча ярата.  Шуңа күрә Салагыш мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә укырга керә. Өченче курста укыганда төрек телен камил белүе аркасында Бөтендөнья татар конгрессына килгән Төркия татарлары белән якыннан таныша. Тиздән алар Марска Измир шәһәрендәге Эгәй университетына чакыру җибәрәләр.

–       Улыбыз Марс бер дә тик торуны белми. Бер кайтуында тәрәзә рамнары, торбаларны буяды да, эшләрен тәмамлагач, үзенең Төркиягә чакырылуын, миннән хәер-фатиха алырга кайтуын әйтте. Теләге булгач, хәерле юл теләп озатып калдык, – ди Кафия апа.

Шулай итеп, 1992 елда Төркиягә укырга китә. Соңрак аны Әнкара университетына күчерәләр. Анда ул сәясәт белемнәре факультетында, халыкара элемтәләр бүлегендә укый. Төркиядәге иң абруйлы университны, андагы аспирантураны тәмамлый. Үзе шул университетта укыта. Төркиядә саф татар телендәге “Төркия авазы“ радиотапшыруларын алып бара.

Кайда урнашу, кайда эшләү сайлау мөмкинлеге булгач, сагыш дигән тирән күлнең суларын унбер ел буена Төркиядә туйганчы эчкән Марс Тукаев туган иленә кайта.  Башта Бөтендөнья татар конгрессында әйдәп баручы белгеч булып эшләсә, 2005 елда аны Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалар бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Үзенә тапшырылган эшне зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп эшләгән якташыбызга 2011 елда Бөтендөнья татар конгессы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын ышанып тапшыралар. Бу чорларда Марс Тукаев Казанның 1000 еллыгын, Бөтендөнья татар конгрессының IV һәм V корылтайларын, татар укытучыларының Бөтенроссия корылтаен уздыруда актив катнаша. Федераль Сабантуйлар, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кебек чаралар якташыбыз Марс Рифкать улы җитәкчелегендә үтә. Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштерү юнәлешендә нәтиҗәле эшли ул. Яшь буын белән эшләүне дә һәрвакыт күз уңында тота. Зур хезмәтен искә алып бирелгән “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре“ дигән мактаулы исемне ул 2012 елдан бирле бик лаеклы йөртә.

Кытай татары Гөлчәһрә белән тормыш корып җибәрә Марс. Тату гаиләдә Йосыф, Сөембикә, Юнысны үстерәләр. Гөлчәһрә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гимназиядә кытай теле укыта.

Кечкенәдән үк күңелендә йөрткән иман орлыклары тормыш юлында һәрдаим озата бара аны. 1993 елда Салагышта мәчет ачылганда беренче азанны Марс Тукаев әйтә. 2007 елда ул хаҗга бара. Өйләнгәнче үк ураза тоткан Марс хәзер бу изге гамәлне хәләле белән бергә башкара. Бәхетенә, Гөлчәһрәсе дә үзе кебек ипле, киң күңелле, иманлы, тәрбияле булып чыга. Аларның Казандагы йортынннан Кытайдан килеп укучы студентлар өзелми. Кемгә нинди ярдәм кирәк, ул һәрвакыт булыша. Марсны алар Татарстандагы әтиебез, диләр. Салагышта да дуслары бик күп аның.

Әнә шулай күпләргә кирәк булып, ныклы, ышанычлы терәк булып балкып яши якташыбыз Марс Тукаев.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International