Корылтайдан кайткан Әлфирә Низамова хис-кичерешләре белән уртаклаша

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Бөтендөнья татарларының алтынчы съезды һәр делегат күңелендә җуелмас эз калдыргандыр. Минтимер Шәрип улы әйткәнчә, “бер күрешү – үзе бер гомер“ бит.

Корылтайда катнашучылар төрле илләрдән генә түгел, яшьләре буенча да төрле иделәр. Иң өлкән делегат Казахстаннан 90 яшьлек Мөнир Ибраһим улы булса, иң яшенә – 21 яшь! Төрле мавыктыргыч, кызыклы чаралар биш көн дәвам итте.

БЕРЕНЧЕ КӨН

Корылтайның программасы гаять бай булып, беренчесе дискуссия мәйданчыклары иде.  Мин “Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү” секциясендә катнаштым. Аның эше дүрт сәгатькә якын барды һәм бик кызыклы чыгыш-тәкъдимнәр, фикерләр белән үрелеп барды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның татар телендә балалар өчен телеканал ачу буенча эш алып барылуы турындагы хәбәренә сөендек. Ә менә Самарада татар мәктәбенә теләге булганнарны кабул итү өчен урын җитмәве турында ишеткәч гаҗәпләндек. Бездә татарча укырга теләүче юк, ә анда урын җитми икән. Әлеге чыгыштан соң татарча уку фән үзләштерүгә комачау итми дигән фикергә килдек.

Туган тел хакында әрнеп тә, ярсып та сөйләделәр, шигырь сөйләп, җырлап та әйттеләр әлеге мәйданчыкта. Аларның һәркайсында төп фикер бер: туган телле милләт булып исән калу бары үзебездән тора! Туган телгә багышланган бу көн, күңел капкаларын киереп ачып, корылтай эшенә юллама биргәндәй булды.

 

ИКЕНЧЕ КӨН

Икенче көнне съезд ачылды. Пленар утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин алып барды. Кырык кешелек президиумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башка җитәкчеләр бар иде.

Бөтендөнъя татар конгрессының 25 еллыгы һәм корылтай уңаеннан килгән  телеграммаларны, Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Федерациясенең тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәламләү хатларын укыганда күңелдә горурлык хисләре кайнады. 

–       Конгрессның һәр съезды – көтеп алынган вакыйга. Бу корылтайның Бөтендөнъя татар конгрессының 25 еллыгына туры килүе дә символик мәгънәгә ия, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул, Бөтендөнья татар конгрессы эшенә уңай бәя биреп, киләчәктә Милли Шура оештырырга кирәк дигән тәкъдим дә җиткерде.

Пленар утырышта чыгыш ясаган һәркем үзен борчыган фикерне, моң-зарны җиткерергә тырышты.  Шушы урында мине таң калдырган бер күренешне әйтми калалмыйм: Европа татарлары альянсы рәисе урынбасары (Алмания) Венера Вәгыйзова, Сан-Францисконың татар җәмгыяте рәисе (АКШ) Туран Апакайның әдәби телдә ничек матур итеп сөйләгәннәрен ишетсәгез иде! Миңа хәтта үзебез өчен бераз оят булып китте...

Пленар утырышта корылтайда катнашучылар исеменнән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать кабул ителде. Тәкъдимнәр арасында иң мөһиме милли мәктәпләрдә белем алучы укучыларга БДИны туган телдә тапшыру хокукы бирүдер, минемчә.

Бөтендөнья татар конгрессының Уставына үзгәрешләр дә кертелде. Татар конгрессы белән дә, милли-мәдәни мөхтәрият белән дә җитәкчелек итәчәк Милли Шура оештырылды. Аның рәисе итеп ТР Премьер-министр урынбасары Вәсил Шәйхразиев сайланды.

Милли Шура составында Салагышта үскән  якташыбыз Марс Тукаев та бар. Шунысын да әйтми мөмкин түгел: бу утырышта аңа “Фидакарь хезмәт өчен“ медале бирелде.

 

АЛДАГЫ КӨННӘРДӘ

Алдагы көннәрдә делегатлар өчен экскурсияләр, күргәзмәләр оештырылды. “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексындагы “ТРның социаль-иктисади, сәнәгать объектлары” күргәзмәсен караганда чит илдән килгәннәр соклану хисләре кичерсәләр, без Татарстаныбыз белән горурланып йөрдек. Теләче районына Сабантуйга да алып бардылар. Искиткеч күңелле, җырлы-биюле бәйрәм оештырганнар теләчелеләр. 

Казан Кремлендә узган халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивалендә чит төбәкләрдән килгән ансамбльләрне алкышладык. Үзебезнең районның “Көмеш телле гармун“ ансабле чыгышын карап хозурландык. “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә булдык. “Казан” бию ансамбе, татар халкының сәнгать осталары концертларын мәшһүр Г.Камал театры һәм М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры биналарында тамаша кылдык. Аннан Президентыбыз делегатларны һәм кунакларны “Корстон”га кичке мәҗлескә җыйды.

Менә шулай биш көн вакыт сизелми дә узып китте. Бик күп яңа танышлар таптым. Латвия, Иран, Канада кунаклары белән фикер алыштым, фотога төштем. Сан-Францискодан Рокыя-Сафа белән аралаштым. Томскидагы милләттәшләрем белән сценарийлар алышырга сөйләштек. Курганнар белән бер табында утырдык. Һәр минут, һәр мизгел кабатланмас матурлык, яңа ачыш, сөенеч, шатлык алып килде.

Мине ил күләмендәге мөһим чарага җибәргән район җитәкчелегенә, һәрдаим хәлемне белешеп торган район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллинга, Казанга бару-кайтуны оештырган авылыбыз җирлеге башлыгы Фәнил Сираевка зур рәхмәт.

Мин исә, татар дөньясының бер вәкиле, йөрәгем типкәндә, кулымнан каләм төшкәнче татар телен, татар рухын, мирасыбызны саклауга үз өлешемне кертермен. Бу – аналык һәм язучылык бурычым.

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International