Бүген Әгерҗедә укытучыларның август конференциясе уза

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләрендә нинди мәсьәләләр карала, яңа уку елында педагоглар нәрсәгә аеруча игътибар итәргә тиеш? Зур җыен алдыннан шушы һәм башка сораулар белән район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә САФИУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек.

–       Вәсилә Гарәфетдиновна, әңгәмәне узган елгы уку елына нәтиҗә ясаудан башлыйк әле.

–       Кыскача гына әйткәндә, белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын чагылдырган таблицада без – алтын урталыкта: 47 район арасында 24нче урында. Моның өчен зур командабызга рәхмәт! Нинди генә проблема килеп туса да, нинди генә яңалыклар кертелсә дә, педагоглар үзләренә бик тә җаваплы вазифа – булачак шәхесне формалаштыру йөкләнгәнен онытмаска тиеш.

–       Бу уңайдан берничә уңай  мисалга тукталып үтсәгез иде.

–       Белем бирү сыйфаты турыдан-туры укытучыларның “сыйфатына“ бәйле. Шуны күз уңында тотып, без педагогларның белемен даими күтәрү өчен шартлар тудырырга тырышабыз.

Төрле осталык бәйгеләре дә һөнәри яктан үсүгә йогынты ясый. Бәйгеләрдә катнашучылар һәм грант алучылар саны буенча безнең район педагоглары республикада беренче унлыкка керәләр.

Өченче ел рәттән 20 позиция буенча район мәктәпләренең  рейтингын төзибез. Белем бирү сыйфаты буенча быел I урында – Исәнбай мәктәбе, IIдә – Сарсак-Омга лицее, IIIдә – Кадыбаш мәктәбе. Тәрбия юнәлеше буенча I урын – 2нче мәктәптә, II – 1нче гимназиядә, III – Бима мәктәбендә. Исәнбай, Кадыбаш, Иж-Бубый мәктәпләренең күрсәткечләре тагын да яхшырган. Без Кадыбаш мәктәбенең татар телендә белем һәм тәрбия бирү буенча иң яхшы белем бирү оешмасы буларак бер миллион сум грант отуы белән горурланабыз. Исәнбай мәктәбе белем һәм тәрбия бирү сыйфаты ягыннан республиканың иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде һәм 8нче урын алды. 2нче мәктәп, “Уңышлы мәктәп“ исеменә лаек булып, 500 мең сум грантка ия булды.

–       Шуның белән бергә күп кенә проблемалар да барлыгы сер түгел. Сезне, мәгариф идарәсе җитәкчесе буларак, аеруча нәрсә борчый?

–       Беренчесе – сайлап алынган фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләренең төшүе. Югыйсә, аны укучы үзе сайлый һәм әлеге фән аңа киләчәк һөнәрен билгеләргә ярдәм итәргә тиеш бит. Бу нилектән шулай килеп чыга соң? Ничек кенә булмасын, 1 сыйныфтан башлап һәр балага шәхси караш формалаштыру зарур. “Сыйныф җитәкчесе–ата-ана–фән укытучысы“ дигән ныклы бәйләнеш булдырырга кирәк. Укучының шәхси сәләтләрен ачып, 11 ел дәвамында аны шул юлдан алып бару бик тә мөһим.

Мәҗбүри фәннәр турында сөйләгәндә, рус теле укытучыларына зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Чыгарылыш сыйныф укучылары әлеге фән буенча БДИны йөз процент өлгереш белән тапшырылар, нәтиҗәләр дә елдан-ел яхшыра. Ә менә математикадан профиль имтихан турында  бу сүзләрне әйтү иртәрәк.  Әлеге фән буенча да шәхси якын килеп эшләү мөһим. Профиль математиканы сайлаганда укучылар үз мөмкинлекләрен бәяләп бетермиләр, күрәсең. Шуңа күрә бу яклап зурлар аларга дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәргә тиеш.

–       Хәзер милли мәгарифкә зур игътибар бирелә. Бу яклап безнең районда хәл ничек?

–       Районда милли белем бирү тиешле дәрәҗәдә куелган. Укучылары туган телдә белем алучы Кадыбаш һәм Исәнбай  мәктәпләре – БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре буенча республика күләмендә алдынгылар рәтендә. Рус теле буенча имтиханда иң югары балл алучылар да – рус телле булмаган укучылар.

Әмма безнең районда туган телдә белем алу белән колачлау түбән – нибары 34 процент. Моны тиз генә төзәтү дә  җиңел эш түгел. Аның өчен ата-аналарның фикерләвен, гомумән, менталитетны үзгәртергә кирәк.

Без бу юнәлештә дә эшлибез. Узган ел 7нче балалар бакчасы беренче татар төркемен чыгарды. Быел аларга алмашка яңа төркем килде. Быел 3нче бакчада да татар төркеме ачыла. 1нче гимназиядә фәннәр татар телендә алып барылачак яңа сыйныф тупланды.

–       Яңа уку елына командагыз алдына нинди бурычлар куясыз?

–       Мин мәгариф тәрбиядән башланырга тиеш дип исәплим. Тәрбия эшен традицияләргә, гаилә кыйммәтләренә, династияләргә, туган төбәгеңә мәхәббәт тәрбияләүгә нигезәнеп алып барырга кирәк. Шуңа ирешкән очракта нәтиҗәләребез дә яхшы булыр. Педагоглар шәһәрдә дә, авылда да һәрьяклап үрнәк булырга тиешлекләрен истән чыгармасыннар. Әти-әниләр исә компьютердан аерылып, баланың җанлы организм икәнлеген онытмасыннар. Безнең йокы алдыннан сөйли торган менә дигән әкиятләребез бар. Бала белән ихлас сөйләшергә кирәклеген дә истә тотарга кирәк. Югыйсә,  хәзер күбрәк “бир, китер, эшлә“ дигән сүзләр  ешрак әйтелә.

Барчабызга да уңышлы уку елы телим. Педагогларга һәм ата-аналарга бер юнәлештә эшләргә һәм матур уңышларга ирешергә насыйп булсын.

Әңгәмәдәш – Екатерина САМСОНОВА.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International