Әгерҗе районы мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Мәгариф системасында озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәтләре өчен районыбызның бер төркем мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнделәр:

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән:

ГАТАУЛЛИНА Ләйлә Сәетҗан кызы – 1нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

ЗАРИПОВА Флүрә Камил кызы – Сарсак-Омга лицееның рус әдәбияты укытучысы.

ЗИННӘТУЛЛИНА Эльмира Хәйдәр кызы – Кичкетаң мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

МУЛЛАХМӘТОВА Кадрия Равил кызы – район мәгариф идарәсе методисты.

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге уңышлары өчен“ күкрәк билгесе белән:

ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Альбина Шамил кызы – Кадыбаш мәктәбенең физика һәм информатика укытучысы.

ПАЙМИКИНА Галина Хамбаловна – 3нче мәктәпнең технология укытучысы.

САМАТОВА Люция Сәлимгәрәй кызы – Кичкетаң мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән:

ГАЛИМОВА Фәридә Җәүдәт кызы – 2нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы.

ГӘРӘЕВА Дамира Салих кызы – Тәбәрле мәктәбе директоры.

ИШМАНОВА Лидия Геннадьевна – Күләгәш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы.

ЛАТЫЙПОВА Энҗе Флүс кызы – Исәнбай мәктәбенең химия, биология, география укытучысы.

МЕЛЬНИКОВА Светлана Рәис кызы – 5нче балалар бакчасы укытучы-логопеды.

ПАТРИКЕЕВА Ирина Геннадьевна – Красный бор мәктәбенең физкультура укытучысы.

ПАРШЕНКОВА Луиза Салих кызы – 3нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

ХАЛИТОВА Ольга Геннадьевна – Көчек мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы.

ХИСМӘТУЛЛИНА Рәзинә Раиф кызы – 9нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән:

ВАСИЛЬЕВА Галина Алексеевна – Сарсак-Омга лицееның биология һәм химия укытучысы.

НУРИЕВА Флүрә Бәдри кызы – Салагыш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәте белән:

ГАФУРОВА Диләрә Мирхафизан кызы – Салагыш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

ХӨСНЕТДИНОВА Сиринә Ринас кызы – Кодаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

Район башлыгының Мактау грамотасы белән:

ГЫЙМАЕВА Гөлнара Мансур кызы – 1нче гимназиянең инглиз теле укытучысы.

САБИТОВА Лилия Зөфәр кызы – 2нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

ШЕРШНЕВА Вероника Николаевна – 3нче мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары.

КНЯЗЕВА Людмила Ивановна – Азево мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары.

ГАББАСОВ Айнур Габделнур улы – Девәтернә мәктәбе директоры.

АЙДАРОВА Лилия Разин кызы – Кадыбаш мәктәбенең биология һәм химия укытучысы.

НИКОЛАЕВА Валентина Михайловна – Кадрәк мәктәбе тәрбиячесе.

ИВАНОВ Владислав Александрович – Күләгәш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

ЯСӘВИЕВА Эльвира Дөлфәт кызы – Салагыш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

НУРМИЕВА Лилия Ильяс кызы – 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

САБИРҖАНОВА Рәфинә Мөнәвир кызы – Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасы тәрбиячесе.

НАСЫЙРОВА Светлана Эдуардовна – 2нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

САВИНОВА Елена Вячеславовна – 1нче гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

ИШИМОВА Марина Ивановна – сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат тәрбиячесе.

ФӘЙЗУЛЛИН Әһли Гаскәр улы – “Кичке Таң“ заказнигы директоры. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International