Тирсәдән Гүзәл Әхмәтҗанова дүрт улына дүрт бурыч әйткән

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Тирсәдән Гүзәл–Заһит ӘХМӘТҖАНОВларның дүрт улларына әйткән сүзләре бу. Менә алар: укырга, тик тормаска, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә. Ә малайлар әти-әни куйган шушы бурычларны тулысынча үтәгән.

Гүзәл – Тирсә кызы. Яңавыл егетенә кияүгә чыккач, Заһитын армиягә алалар. Ул ил алдындагы бурычын үтәп кайтканда Гүзәл аны өч яшьлек улы Зефир белән каршы ала. Озакламый алар төп йортка – ялгыз әнисе янына Тирсәгә күченәләр.

– Үзебез белән каенанам Миңнекамалны да алып килдек. Иремне дә яраттым, әнисен дә хөрмәт иттем, бер эш тә эшләтмәдем, – ди искиткеч шәп хәтерле Гүзәл апа бөтен даталарны бик төгәл әйтеп.

1948 елда сугыштан инвалид булып кайткан, аннан бу гаилә белән бергә яшәгән Галиб абыйларын да бик хөрмәт итеп үсәләр бер-бер артлы туган Рафис, Фәнис, Фәнзир.

–       Әти эштән кайтмыйча ашарга утыру юк иде. Әнкәй безне шулай өйрәтте. Бу бик дөрес тәрбия булган, – диләр уллары әниләрен мактап.

Гомер буе тимерчелектә эшләгән алтын куллы әтиләре дә, төрле оешмаларда хезмәт куйган әниләре дә “безгә уку эләкмәде, сез Казанда институтларда укыгыз!“ дип үстерәләр улларын. Зефир белән Фәнис – педагогия, Рафис белән Фәнзир медицина институтларында белем алалар. Әхмәтҗановлар алган һөнәрләре буенча хезмәт куялар. Әтиләре Заһит кына улларының хезмәт уңышларына озак сөенә алмый, 58 яшендә авырып вафат була. Фәнзирләре дә моннан ун ел элек шушы дус, тату гаиләне калдырып бакыйлыкка күчкән.

–       Ишле гаиләне, балаларны бик яратам. Кыш җитсә, балаларыма китәм. Кунактан кунакка йөрим. Яз җитү белән туган авылыма кайтам. Җәй буе балалар минем яныма кайта. Бик күңелле, тату яшибез, – ди Гүзәл апа.

Чынлап та, күңелле аның тормышы. Тик торуны белмәс уллары, үзләре кебек уңган киленнәре ишегалдын, бакчаны шау чәчәккә күмгән. Яшелчә, җиләк-җимешнең ниндиләре генә юк бакчаларында! Хәтта виноград, абрикос үсә, каштан агачына кадәр бар биредә.  Каралты-кура яңартылган. Бөтен җирдә чисталык-пөхтәлек.

–       Әниебез хәзер дә тик торуны белми. Телефоннан шалтыратып хәлен белешкәндә гел эшләгән чагы була. Җиләк-җимеш җыеп, кайнатмаларны да үзе әзерли әле ул, – ди киленнәре.

90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закировны да Гүзәл апа бик сөенеп каршылады. Мондый бәхетле картлыкта, кадер-хөрмәттә тагын гомер бәйрәмнәреңне каршыларга язсын, Гүзәл апа!

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International