Инспекторлар Варкләд-Бодьяда бер көнне өч сәрхүшне тоткарлаганнар

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Рульгә салмыш хәлдә утыручыларга кагылышлы тема әле дә актуаль булып кала. Якшәмбе көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейд моның шулай икәнлеген тагын бер тапкыр ачык күрсәтте.  

ЭЗЕНӘ ТИЗ ТӨШТЕЛӘР

ТР Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чараларга кагылышлы күрсәтмәләре кысаларында юл инспекторлары зур эш алып баралар. Әлеге чараларга шәхси составның күп өлеше катнашындагы “Тоннель” операциясе дә, атна саен уздырылучы максатчан рейдлар да керә.

Узган атнада рейд уздыру көне якшәмбегә туры килде. Бу көнне ике экипаж кизү тора иде: бүлекчә начальнигы Олег Капилов һәм инспекторлар Финәрис Бәшәров, Ленар Закиров, Фәрхәт Фәрвазов. Без рейдта берничә генә сәгать булсак, аларның эш көне тәүлек әйләнәсе дәвам итте.

Бу көнне инспекторлар тарафыннан 35 протокол төзелде. Шуның өчесе – транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүчеләргә карата. Тагын бер шофер (анысы да аек түгел) качу җаен тапты. Хәер, барысы турында тәртип белән сөйлик әле...

Бу көнне экипажлар, гадәттәгечә, башта  бөтен районны йөреп чыктылар, барлык авыл җирлекләрендә дә булдылар. Шунысы куанычлы: соңгы өч елда салмыш шоферлар катнашында юл-транспорт һәлакәте еш була торган мари төбәгендә бу юлы бер генә тәртип бозучыга да юлыкмадылар. Аның каравы, Варкләд-Бодьяда шундый өч машина йөртүче тоткарланды.

Көннең беренче яртысында инспекторлар “төшереп алган” тракторчы һәм мотоциклчыга юлыктылар. Икенчесе, эзен чуалтырга ниятләп, инспекторларга ялган фамилия атаган. Документларын рәсмиләштерергә дип бүлекчәгә кайтканнан соң аның алдашканлыгы ачыкланды. Инспекторларга кабат әлеге авылга юл тотарга туры килде. Бу юлы алар авылда тагын бер салмыш хәлдә рульгә утыручыга юлыктылар. Әлеге сәрхүш комбайн штурвалын кулына алган иде.

–       Тәртип бозучыларның өчесе дә ел ярымга “права”ларыннан колак какты. Моның өстенә, һәркайсына 30ар мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Тракторчыга һәм комбайнчыга шул хәлдә рульгә утырырга рөхсәт биргән вазифаи затларга да зур күләмдә штраф салына, – диде Олег Капилов.

 

ӘНӘ КИЛӘ АВТОМОБИЛЬ

 

Бу көнне Әгерҗенең Ометов урамында юл хәрәкәте белән бәйле тагын бер вакыйга булды. Әлеге микрорайонда яшәүчеләр ВАЗ-2107 маркалы машина шоферының юл билгеләрен аударып баруын күреп алалар. Эзен чуалтырга теләпме, шофер качарга уйлый һәм парковкага куелган чит ил машинасына килеп бәрелә.

Бу хәлне күреп торучылар кизү бүлекчәсенә шалтыраталар һәм инспекторларга тәртип бозучыны кайда эләктерергә мөмкин булуын аңлаталар. Бу вакытта ул инде Кече Пурга ягына таба юл алган була. Инспекторлар аның артыннан барсалар да, ул шәхси йорт ишегалдына кереп кача. Хәзерге вакытта аның машинасы ЮХИДИ бүлекчәсендә, штраф тукталышында тора. Шоферының да кем булуын ачыклаганнар. Ул – 22 яшьлек әгерҗеле. Административ беркетмә нигезендә аны җитди җәза көтә. Моннан тыш та аның үзенә нинди зыян китерүен күзаллау авыр түгел. Беренчедән, аңа чит ил машинасын төзәттерергә туры киләчәк. Икенчедән, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан очракта иминият компаниясе иминият өлешен түләми. Шулай булгач, әлеге шоферга бу сәяхәте күпмегә төшүен бераз чамалыйсыздыр.

Ххх

Рейд ахырында без Олег Капиловтан штраф түләү белән бәйле вәзгыятьне күзалларга ярдәм итүен үтендек.

–       Тәртип бозучылар штрафларын вакытында түли башладылар: бу бигрәк тә тупас булмаган тәртип бозу очракларына кагыла, ди ул. – Ә менә биш очракта транспорт чарасына арест салырга туры килде. Суд карарын тормышка ашыру максатыннан суд приставларының машинаны сатуга куярга хокуклары бар. Эш аңа кадәр барып җитмәде. Биш очрак буенча да штрафлар түләнде.

...Ометов урамында булган хәл әле озак вакыт күз алдыннан китмәде. Әнә, юл буенча билгеләрне ауда-аудара машина килә. Әгәр шунда җиденче сыйныфта укучы улыбыз велосипедта йөрергә чыккан булса?! Әлеге тәртип бозучы хакында вакытында хәбәр иткән һәм юл хәрәкәте иминлеге сагында уяу торган инспекторларга ата-аналар исеменнән зур рәхмәт!

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International