Салагыш почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе олы юбилеен билгеләп үтә

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Нәсимә апа ӘХМӘТҖАНОВА Салагыш почта элемтәсе бүлекчәсенә урау юллар аша килә. Башта “Пушкин“ колхозында кассир-бухгалтер булып эшли, аннан Салагыш авыл җирлеге Советында хисапчы вазифасын башкара. Үз эшенә бик җаваплы караган төгәл белгеч, кайда гына эшләсә дә, җитәкчелек һәм хезмәттәшләре тарафыннан ихтирам-хөрмәт казана.

Язмыштыр инде, моннан җиде ел элек Нәсимә апа почта элемтәсе бүлекчәсенә мөдир булып эшкә килә һәм башаягы белән янә эшкә “чума“. Яңа коллектив, икенче төрле өлкә булса да, тәҗрибәле, белемле, оста ханым монда да югалып калмый. Вазифасын күпләргә үрнәк итеп башкара. Нәсимә Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге почта элемтәсе бүлекчәсе Салагыш авыл җирлегенә караган Салагыш, Уразай, Ямурза, Чилчә, Мәдьяр авылларындагы бер меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Хат ташучылар Гөлзирә Насыйрова, Разита Сәмигуллина, Ләйсирә Зәйнуллинаның эшеннән бик канәгать мөдир.

–       Хат ташучыларга да бик күп вазифа йөкләнгән. Алар газета-журналлар гына таратып калмыйлар, пенсия, субсидия, газ, ут, телефон өчен түләү кәгазьләрен өләшәләр. Көне буе аягөсте бу ханымнар. Авыл белән авыл арасы да якын түгел бит, – ди хат ташучыларның хәленә кереп Нәсимә апа. 

Бер команда булып, бер-берсен аңлап һәм хөрмәт итеп эшләгәнгә хезмәт уңышлары да сөенерлек аларның.

–       Безнең эш тә сабырлык һәм түземлек таләп итә. Компьютерда эш программаларын еш алыштырып торалар. Аларны өйрәнергә, яңалыкларны тиз кабул итәргә туры килә. Әмма райондагы хезмәттәшләр белән һәрчак элемтәдә булу, аралашып эшләү бик ярдәм итә, – ди Нәсимә апа.

Ә эштән арып-талып кайткач, бакчасында күңеленә тынычлык таба ул.

–       Аллы-гөлле чәчәкләремә карагач кәеф күтәрелә. Алар – күңел юанычлары, – ди ул.

Бу көннәрдә мул булып уңган яшелчәләрдән салатлар ясау, кыяр-помидор тозлау белән мәшгуль уңган хуҗабикә. Ә кыш көннәрендә кулына энә-җеп ала Нәсимә апа. Бәйләү, чигү эшләрен дә бик яратып башкара ул.

Чаллыда яшәүче балалары Эльмира, Илсур, Илгиз дә – әти-әниләре янында еш кунак.

–       Тормышта тигез канат белән яшәүдән, балаларның уңышларына сөенүдән, эштән ямь табудан да олы бәхет юктыр ул, – ди бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен каршы алучы ханым.

Аны гомер бәйрәме белән котлап, тынгысыз эшендә зур уңышлар телибез. Әле тагын күп еллар авыл халкыннан рәхмәт кенә ишетеп эшләргә язсын Сезгә.

Раилә ТИМОФЕЕВА.

Салагыш авылы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International