Авыл җирлеге турында.

Географик урнашкан урыны
 
Әгерҗе муниципаль районының Исәнбай авыл җирлеге район үзәге Әгерҗедән 90 чакрым ераклыкта урнашкан. Аның чикләрендә Кадыбаш һәм Бима авыл җирлекләре мәйданнары һәм Удмуртия Республикасының Кыяс һәм  Кәрәкүл районнары җирләре урнашкан. Исәнбай авыл җирлеге Пеләмеш, Кумырсинка елгаларына төшә торган Бима елгасы буенда. 1974 елда монда кирпич сугу эше башлап җибәрелә.
Җирләрнең 90% - авыл хуҗалыгы җирләре, җирләр артык уңдырышлы түгел: 60% алтынсу-кәсле, 37% соры урман, 3% кара туфрак тәшкил итә.
Авыл җирлегендәге 320 га урман Красный Бор урман хуҗалыгына карый.
 
Мәйданы, халык саны һәм составы
 
Исәнбай авыл җирлегенең гомуми мәйданы - 7150,9 га, шуның 6055 га  - авыл хуҗалыгы юнәлешендә файдаланыла.
Халык саны (2002 елгы Бөтенроссия  халык санын алу күрсәткечләре буенча) 1001 кеше, шуларның 204 - эшкә яраклыдан кечерәк, 461 - эшкә яраклы, 336 - эшкә яраклыдан өлкәнрәк.
 
Авыл җирлеге турында тарихи белешмә
 
Исәнбай авылына нигезнең 17 гасырның беренче яртысында, патша Михаил Федорович Романовның рус хөкүмәтенә тугрылыклы хезмәт иткән өчен алынган җирләрендә салынуы билгеле.
Риваятьләрдән күренгәнчә, авылның исеме үзенең туганнары белән беренче булып килеп урнашкан Исәнбай исемле кеше хөрмәтенә шулай аталган. Аның Кара бик нәселеннән булганлыгы билгеле. Авыл икенче төрле Яланоч (“Алан очы”- алан дигәнне аңлата) дип тә аталган.
1921 елга кадәр Исәнбай авылы Сарапул өязенең Вятка Губерниясенә кергән.
1890 елда авылның 6978 дисәтинә җире булган. Шуның 44 дисәтинәсе – утар җирләре, 2580 дисәтинәсе- чәчүлек, 300 - печәнлек, 3882 - урман, 170 - яраксыз җирләр.
Авыл кешеләре нигездә игенчелек белән шөгыльләнгәннәр: солы, арпа, карабодай, җитен, борчак үстергәннәр. Аз уңыш алынган еллар еш күзәтелгән. Авыл халкы шулай ук терлекчелек, умартачылык, дегет кайнату, балтачылык, аучылык, җеп эрләү, балыкчылык, кәрзин үрү, тукыма җитештерү һ.б. шундый кәсепләр белән мәшгуль булган.
19 гасырның икенче яртысында кул белән кирпич сугу эшенә керешкәннәр.
1897 елда Исәнбайда 370 хуҗалык булып, 1987 кеше яшәгән.
19 гасырның азаккы елларыннан башлап, сату эшләре алга киткән. 16 кеше лавка һәм кибетләр тоткан.
Авылның бай тормышта яшәүче кешеләре ашлык, ит, азык-төлек эшкәртә торган машиналар сатып алганнар. Авылда ике он тегермәне булган.
Исәнбайда социаль- икътисади тормыш дәрәҗәсе түбән: хуҗалыкларның 34 % атсыз көн күргән. 1891-1892 елларда авыл халкының азык-төлек ссудалары буенча бирәчәкләре бик күп булган. Арышны 7852 пот, онны 1915 пот, солыны 5561 пот һәм карабодайны 618 пот алып, кире кайтармаганнар. Хуҗалыкларның 155 җир өлешләрен даими рәвештә арендага биргән. Бу хуҗалыкларның 45% тәшкил иткән. Авыл халкының 40% сыерсыз көн күргән.
1 бөтендөнья сугышы башлану белән, Исәнбай авыл халкының социаль-экономик хәле тагын  да начарлана: 100 ат һәм 100 ир кеше сугышка мобилизацияләнә, күпме хуҗалык эшче көчләрсез кала.
Ул елларда авылда өч мәчет була. 1897 елда авыл халкы соравы буенча башлангыч мәктәп ачылган, ул рус-башкорт башлангыч училищесы дип аталган. Мәктәпнең беренче укытучылары: Насыйбуллин Хәбибулла һәм Мөкәрәмә, Абдуллин Солтангәзиз һәм Шәмсекамаллар.
1918 елның апрелендә авылда Совет власте урнаша. “Хәрби коммунизм” политикасы авылдагы социаль мөнәсәбәтләрне кискенләштерә. 1919 елда Исәнбайны калчаклар басып ала. Алар авыл Советы һәм ярлылар комитеты членнарын вәхшиләрчә җәзалыйлар. Азин дивизиясендәге 30 авылдаш Совет власте өчен көрәшәләр.
1921-1922 еллардагы ачлык 316 Исәнбайлының гомерен өзә, бу авылда яшәүчеләрнең 13% тәшкил итә.
НЭП чорында крестьян хуҗалыклары ныгый. 1929 елда 25 хуҗалык “Җитәкче” колхозына берләшә, аның рәисе Насыйров Габдулла була. Бердәм коллективлаштыру нәтиҗәсендә Яковлев исемендәге колхоз барлыкка килә.
1930 елда Красный Бор районының авыл хуҗалыгын техника белән тәэмин итү өчен Исәнбайда машина- трактор станциясе оештырыла.
Киң колач алган репрессия агымы Исәнбай авылына да килеп җитә, нәтиҗәдә, дистәләгән кешеләр төрмә һәм лагерьларга озатыла, 21 гаилә авылдан куыла.
1920-1930 елларда авылда мәгариф һәм мәдәният үзәге булып 7 еллык мәктәп һәм китпаханә тора. Комсомол оешмасы актив рәвештә авылдагы наданлык белән көрәшә, 1929 елда беренче пионер отряды оештырыла.
1931 елда мәчетләрне ябалар. 30 еллар башында почта бүлеге эшли башлый.
1936 елда балалар бакчасы ачыла, ә 1939 елда участок хастаханәсе үз эшен башлап җибәрә.
Бөек Ватан сугышы елларында 350 ләп Исәнбайлы фронтка китә, шуларның 200е туган якларга кире әйләнеп кайта алмый.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп кенә авылдашлар югары бүләкләргә ия булалар.
“Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнәләр:
Вахитов Заһидулла Габдулла улы;
Ялалов Шәех Садыйк улы;
Мухаммадияров Р.Б.;
Тукманов Гариф Латыйп улы;
Тютеев Сәгыйт Фәссәх улы;
Гарифуллин Фәйзи Нәҗметдин улы;
Бәхтиев Гәзиз Бәхти улы;
Мусин Мирзиян Хикматулла улы;
Шакиров Мухамит Шакир улы;
Танашев Миннехан Яманай улы.
3 дәрәҗә Дан ордены белән:
Шәмсетдинов Гариф Шәйхетдин улы;
2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән:
Симаков Харис Имаметдин улы;
 “Батырлык өчен” медале белән 20 исәнбайлы бүләкләнә
 
1944 елда Исәнбай  мәктәбе коллективы фашистлар тарафыннан җимерелгән мәктәпләрне торгызу фондына 20 мең акча җыеп җибәрә.  Мәктәпкә И. Сталин рәхмәт белдереп, телеграмма юллый. 20 хатын-кыз трактор һәм комбайн штурваллары артына утыра, ә 50 ләп хатын-кыз, яшүсмер атчы булып эшли башлый.
Сугыштан соңгы елларда авылда торгызу эшләре бик авыр була. 50 еллар азагында җитен җитештерү файда китерә башлый. Ул вакытта колхоз рәисе Халит Габдулла улы Хәйруллин була.
50-70 елларда авылның социаль-экономик үсешендә алга китеш сизелә. 50 елларның икенче яртысында Билал Мөхәмәтдин улы Гәйнетдинов җитәкләүче “Рассвет” колхозы Әгерҗе районында сөт һәм дуңгыз ите җитештерү буенча алдынгы урыннарда бара. Ә Касыйм Габдулла улы Мөлеков эшләгән чорларда сарыкчылык нык алга китә, колхоз һәм авылның инфраструктурасы яңара. 80 еллар башына кадәр “Рассвет” колхозы барлык юнәлешләр буенча да рентабльле була.
1951-52 елларда мәктәп урта мәктәпкә әйләнә, ә 60 еллар уртасында авылга  электр энергиясе килеп җитә, су колонкалары куела.
1968 елда ел саен 3 миллион кирпич җитештерә торган кирпич заводы үз эшен башлап җибәрә. 80 еллардагы кризис нәтиҗәсендә авыл һәм колхоз зур үзгәрешләр кичерә. 1990 елда колхоз ООО “Чулпан” дип яңартыла, ә 2006 елның языннан “Ак Барс-Әгерҗе” агрофирмасы филиалына әверелә.
90 елларда халкыбызның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре яңартыла.
1999 елда яңа мәчет ачыла.
1997 елда Исәнбай урта мәктәбе үзенең 100-еллык юбилеен билгеләп үтә.
2000-2004 елларда авыл газлаштырыла. Авылдагы  хуҗалыкларның яртысыннан күбесенә телефон кертелә.
 
                                                                                                    Авылдагы оешмалар, предприятиеләр
 
Оешма
Адрес
Телефон
ООО “Агрофирма-Әгерҗе”, 1 нче номерлы участогы
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 89
(85551) 3-51-42,
факс (85551) 3-51-44
ООО “Нәүрүз” 1 нче номерлы участогы
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 89
(85551) 3-51-42,
факс (85551)3-51-44
ООО “Агрофирма-Әгерҗе”, 1 нче номерлы участогы
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 89
(85551) 3-50-59
 ООО “Нәүрүз” 1 нче
номерлы участогы
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 89
(85551) 3-50-59
ТР Әгерҗе муниципаль районының Исәнбай гомуми белем бирү мәктәбе
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Мәктәп урамы, 8
(85551) 3-50-04
ТР Әгерҗе муниципаль районының Исәнбай муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 87
(85551) 3-51-25
ТР Әгерҗе муниципаль районының Исәнбай участок амбулаториясе
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 87
(85551) 3-50-49
ТР Әгерҗе муниципаль районының Исәнбай ваклап сату пред-се
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 85
(85551) 3-51-92
ТР Әгерҗе муниципаль районының Исәнбай авыл мәдәният йорты
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 85
(85551) 3-51-31
ТР Әгерҗе РУЭС ның Исәнбай почта бүлекчәсе
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 89
(85551) 3-50-19
РУЭС СТС №1
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 89
(85551) 3-50-10
(85551) 3-51-01
Исәнбай авылының 98 номерлы аптека пункты
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 87
(85551) 3-50-27
ОКВКУ №4690/081 номерлы Алабуга саклык банкы бүлеге
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 89
(85551) 3-51-33
ООО « Стройкерамика-2»
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Кирпич урамы,1
(85551) 3-51-53
“ТР Янгыннан саклау” дәүләт учреңдениесы аерымланган подразделение “ филиал ТР янгынга каршы хезмәте” Яр Чаллы отряды Исәнбай аерым посты
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Октябрь урамы, 3
(85551) 3-50-11
Магазин ИП
«Нурмухаметов Ш.М.»
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 72
 
Магазин ИП
«Симаков Р.Ф.»
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 70а
 
Магазин ИП 
«Самсонова Й.Р.»
422222, ТР, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы, Совет урамы, 89
 
 
 
Исәнбай авыл җирлегенең күренекле кешеләре:
 
“Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнүчеләр:
 
Асмандияров Мирзанур Сабирҗан улы- механизатор
Ахунҗанова Наилә Хәлиулла кызы- терлекче
Галимов Зәки Шакир улы- механизатор
Гарифуллин Касыйм Габдулла улы- шофер
Даутов Мәхмүт Исмәгыйль улы-мәктәп директоры
Даутова Фатыйма Мөлек кызы- башлангыч класслар укытучысы
Тукманова Роза Фатыйх кызы-хезмәт укытучысы.
 
“Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнүчеләр:
 
Вәгыйзова Зәйнәп Дәүләтгәрәй кызы-сыер савучы
Гильфанов Гәзиз Шәйхетдин улы-токарь
Җәмилева Зәкия Мәлик кызы- завуч, математика укытучысы
Ибатуллин Хәмит Солтан улы- механизатор
Мухьянов Әхмәтхан Муллахмәт улы-терлекче
Шәйдуллин Фәһем Шәех улы-терлекче
 
“Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләнүчеләр:
 
Борһаниева Рәхимә Җаббар кызы-сарык фермасы мөдире
Ваһапова Хәдия Нәҗметдин кызы-тракторист-комбайнчы
Насыйпова Роза Габдулла кызы-дуңгыз фермасы мөдире
 
“Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнүчеләр:
 
Закирова Зөлхәбирә Нурмөхәммәт кызы- терлекче
Зарипов Рафаэль Шәфыйк улы-терлекче
Ризванова Җәүһәр Хаҗи кызы-башлангыч класслар укытучысы
Тютеев Сәгыйт Фәссәх улы-парторг
Хакимов Назыйф Исмәгыйл улы-механик
Хафизов Фаат Габдулла улы- шофер
 
“Ленин” ордены Кавалеры:
 
Нәҗметдинова Мөшәрәфә Нурмөхәммәт кызы
 
“Ленин” ордены һәм “Хезмәт Кызыл Байрагы” орденнары Кавалеры-Ямалиев Ильяс Хафиз улы
 
“Почет Билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры –Сундуков Фәйзелгаян Хәбибулла улы
 
“3 дәрәҗә Дан” ордены Кавалеры-Ижболдина Гөлия Кәшфелбаян кызы-
“Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры-Ахунҗанова Фәридә Шәймөхәммәт кызы
 
Авыл хуҗалыгының атказанган механизаторлары:
 
Мулюков Касыйм Габдулла улы
Ямалиев Ильяс Хафиз улы
 
ТР ның атказанган укытучылары:
- Зарипова Фәтхия Наҗи кызы-тарих укытучысы
- Исмәгыйлева Гүзәлия Габдрахман кызы- татар теле һәм әдәбияты укытучысы
РСФСР ның атказанган укытучысы:
- Саликова Фәүзия Хикматулла кызы-башлангыч класслар укытучысы
“РФ се мәгарифенең мактаулы хезмәткәре”
- Борһаниева Әлфия Тимерсәет кызы
“Мәгарифтәге уңышлары өчен” билгесе белән бүләкләнүчеләр:
- Җәмилева Фәридә Мәхмүт кызы-башлангыч сыйныф укытучысы
- Тукманов Марат Гариф улы- мәктәп директоры
- Ахунҗанов Нәҗиб Зиннәт улы-участок инспекторы, милиция капитаны
- Шәрәфиев Әнвәр Заһит улы- Әфган сугышында катнашучы, “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры
- Исмәгыйлев Рөстәм Наил улы- Чечня сугышында катнашучы, “Батырлык” ордены кавалеры
- Латыйпов Фирдүс Миннерәхмән улы- Чечня сугышында катнашучы, “Батырлык” ордены кавалеры

Соңгы яңарту: 2016 елның 12 ноябре, 14:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International