Иске Эсләк авыл җирлегенәдә Яңа ел аяк басты.(2014)

Бар җир ап-ак мамыктай карга күмелгәндә иң матур бәйрәм-Яңа ел килә. Иске Эсләк авыл җирлегенәдә Яңа ел аяк басты. Кыш Бабай, Кар кызы, Яңа ел символлары - Кәҗә, Сарык та кунак булып килде. Менә безнең дә административ бинаның алдында алар кунакта. Техник хезмәткәр Резидә Сибгатуллинаның фантазиясе бу. Ел саен шундый матур, әкияти, чын кебек сыннар белән безне сөендерә. Авыл кешеләре фотога төшеп китә.
Шулай  ук Иске Эсләк, Үтәгән авыл клубы, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп  балалары да матурсыннар белән бизәлгән.




Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International