Л.Айтуганов ис. Девятерня УГБ мәктәбе кышкы каникул чорында 9,11 нче сыйныф укучылары өчен лагерь оештырдылар

Л.Айтуганов ис. Девятерня УГБ мәктәбе кышкы каникул чорында  9,11 нче сыйныф укучылары  өчен  лагерь оештырдылар. Укучыларның ялы эш белән чиратлаштырып узды. Рус теле, татар теле, математика фәннәреннән консультацияләр укучылар өчен бик кирәкле, файдалы югары дәрәҗәдә үтте. “Мин һәм минем сәламәтлек”, “Иҗади гөлбакча”, “Алтын куллар” түгәрәкләре лагерьга йөрүче балалар белән үтемле эш алып бардылар.

Лагерь җитәкчеләре балаларга яңа ел бүләге итеп Сарапул шәһәренә сәяхәт бүләк иттеләр. Укучылар рәхәтләнеп шугалакта шудылар, музейга экскурсия вакытында туган төбәк турында белемнәрен баеттылар. Сәяхәтебезнең иң күңелле мизгеле – кинотеатрда яраткан фильм карау булды.

Укучылар, атна дәвамында күңелле һәм файдалы ял оештырганы өчен мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International