Тирсә Мәдәният йорты каршындагы мәйдан узган ел да агачтан ясалган тау, чыршы, кар сыннары белән бизәлгән иде. Быел да әлеге мәйданчыкны матурлау өчен күп көч куела.
Таудан инде рәхәтләнеп бала-чага шуа. Чыршыда җем-җем килеп утлар яна. Бу көннәрдә оешма-учреждение хезмәткәрләре кар сыннары ясау белән мәшгуль. Кыш бабай һәм Кар кызы янәшәсендә үтеп баручы ел символы Әтәч, 2018 ел символы Эт һәм башка сыннар урын алган. – Болары авыл җирлеге Советы, мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре көче белән ясалды. Әле сыннар ясау дәвам итә. Яңа елга иң матур мәйданчык булачак ул, – ди Мәдәният йорты директоры Марат Галиуллин.