Конференциядә иҗади бәйге җиңүчеләре бүләкләнде

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Конференциянең фәнни өлеше тәмамлангач Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин инша һәм рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.

 «Минем гаиләм тарихында Иж-Бубый мәдрәсәсенең эзләре» дип аталган инша бәйгесендә:

1 урын – Гүзәл Хисмәтуллина, Иж-Бубый,

2 урын – Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе,

3 урын – Дилүсә Фәйзуллина, Иске Эсләк авылы.

«Минем яраткан мәчетем»  рәсем бәйгесе җиңүчеләре:

7 яшькә кадәр:

1 урын – Әминә Сәхипова, Ямурза,

2 урын – Әминә Трофимова, Ямурза,

3 урын – Данияр Сабирҗанов, Ямурза.

8-12 яшьлекләр:

1 урын – Данила Трофимов, Ямурза,

2 урын – Раяз Мәүликәев, Шаршады,

3 урын – Адилә Сәхипова, Ямурза.

13 яшь һәм зурраклар:

1 урын – Исламия Сәлимгәрәева, Хор.Ключ,

2 урын – Мөхәммәт Кенджаев, Әгерҗе,

3 урын – Сөмбел Сабирҗанова, Кичкетаң.

Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин әлеге бүләкләр өчен «Мәскәү татарлары Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International