Китапханәдә узган чарада оныклар белән бергә әбиләр дә осталыкларын күрсәттеләр

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Балалар китапханәсендә Өлкәннәр көненә багышланган чарага оныклары белән бергәләп әбиләре дә килде. Китапханәчеләр Айсылу Суниева һәм Резеда Закирова, аларны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Китапханәгә йөрүче балалар әбиләренә музыкаль бүләкләр дә әзерләгән иде.  Георгий Харитонов һәм Дилия Закирова күңелле җырлар бүләк иттеләр. Илдан Сәлимов, Злата Морозова, Антон Терёшин, Ранис Суниев әбиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр. Әбиләр өчен күңелле уеннар да әзерләнгән иде. Күзне яулык белән бәйләп, балалар арасыннан оныкларын табу бик кызыклы булды. “Кем җитезрәк?” уенында төрле халык биюләрен башкарып осталыкларын күрсәттеләр дәү әниләр. Оныклары аларга матур теләкләр теләп төрле төстәге шарлар бүләк иттеләр. Чарада катнашкан һәркем оныкларының осталыкларына сокланып, бәйрәм кәефен өйләренә алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International