Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан – тантаналы чара

2020 елның 9 мае, шимбә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Әгерҗенең Җиңү скверы мәйданында тантаналы чара узды.

Мәңгелек ут янына чәчәкләр салуда район башлыгы Валерий Макаров,Горький тимер юлының Ижау территориаль идарәсе буенча начальник урынбасары Александр Лапшин, районның хәрби комиссары Илгиз Галиев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев, Әгерҗе янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Александр Парфенов, күзәтчелек бүлеге начальнигы Айрат Шәйдуллин, Әгерҗе станциясе начальнигы Айрат Заляутдинов, инфраструктура дирекциясе начальнигы урынбасары Рәзил Бәшәров, "Форпост" үзәге яшьләре катнаштылар.

Быел Бөек Җиңү көне гадәти булмаган форматта уза. Әмма берни дә аның әһәмиятен киметә алмый. Без бүген илебезне дошманнардан азат иткән, калаларны һәм салаларны торгызган, тормышны өр-яңадан башлаган бөек халкыбыз алдында баш иябез. Безнең халкыбызны берни дәсындыра алмый. Бу истәлекле көнне хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары олы рәхмәтебезне, тирән хөрмәтебезне кабул итеп алсыннар. Бәйрәм белән, райондашлар! – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Валерий Макаров. Александр Лапшин, Илгиз Галиев та бәйрәм уңаеннан иң җылы теләкләрен җиткерделәр.

Кадет укучыларның һәм юнармиячеләрнең Мәңгелек ут янында почетлы кизүдә торуы, Бөек Җиңү хөрмәтенә өч тапкыр мылтыктан ату, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны искә алып бер минут тынлык игълан ителү – болар барысы да бәйрәмнең тарихи әһәмиятен гәүдәләндерде.

Тантаналы чара "АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 "Волга" Татарстан Республикасы автосөючеләр иҗтимагый оешмасының Әгерҗедәге бүлеге әгъзаләренең ретро-автомобильләр йөреше белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International