ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов Әгерҗе хастаханәсендә булып китте

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов Әгерҗе үзәк район хастаханәсендә һәм поликлиникасында булды.

Айрат Зарипов баш табиб Эдуард Овчинников белән очрашты һәм «Табибларга рәхмәт» акциясе кысаларында район хастаханәсенә «Бердәм Россия» партиясеннән бүләкләр тапшырды. Аннары хастаханәнең бүлекләрен карап чыкты һәм табиблар, медицина персоналы һәм авырулар белән аралашты.

Депутат билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә коронавирус белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә йөкләнеш бик зур, алар гражданнар тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшәләр. Айрат Зарипов Әгерҗе үзәк район хастаханәсе коллективына сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Айрат Зарипов шулай ук хастаханәгә шәхси китапханәсеннән китаплар тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International