Чисталык-пөхтәлек үрнәге

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Минниса ӘШРӘФҖАНОВАга 90 яшь тулды.

Яшь вакытта күп авырлыклар күрсә дә хәзер кадер-хөрмәттә шөкер әйтеп үтә аның.

Камай авылы кыз башлангыч белемне Тансар авылында ала. Әмма укуын дәвам итәр өчен мөмкинлекләр булмый. Әтисе сугышка китә, әнисе авырый башлый. Унбер яшеннән гаиләне тартып бару шул бәләкәй, бөтерчектәй җитез кызның нәзек җилкәсенә төшә. Әнисе йөри алмагач, колхоз эшенә дә йөри, өйдәгеләргә ашату юнәтү дә мәшәкатьләрен дә башкара. Фермада куян да, дуңгызлар да, сарыклар да карый. Сугыш вакытында бүреләрнең күплеге, җәяүләп Әгерҗедән орлыклык ашлык ташуларны бүгенгедәй яхшы хәтерли ул.

– Буем бик бәләкәй булгач, Әгерҗедә орлык үчәп җибәреп торучылар “Бу бәләкәй кызга азрак салырга кирәк” дигәч, “Ул әнисе урынына эшли, аңа да бер пот салыгыз” дигәннәре бүген дә колакта яңгырый сыман. Мескенләнеп, зарланып тормадым, эшләдем дә эшләдем генә. Чабата ясадым, җиләк җыйдым, аларны бәрәңгегә, сөткә алыштырып, өйдәгеләрне ач итмәскә тырыштым. Ул чакларда басудан җыйган өшегән бәрәңге дә ачлыктан коткарды безне, – дип хатирәләрен барлады ул.

Тансарның уңган егете Хаҗи белән гаиләгә коргач, Әгерҗегә килеп төпләнә алар. Минниса кичке мәктәпкә җыештыручы булып урнаша.

– Минниса апа чисталык-пөхтәлек үрнәге булды. Тәмле телле, ачык йөзле, тыйнак, итагатьле, сабыр, эш сөючән чын татар хатын-кызы ул.  Мичкә ягып эшләгәндә дә, ремонт вакытында да вакыт белән исәпләшмичә хезмәтен зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкарды. Лаеклы ялга чыккач та яраткан коллективын калдырып китмәде, кичке мәктәп ябылганчы тырышып хезмәт куйды, – дип зур хөрмәт белән искә ала кичке мәктәп директоры булып эшләгән Людмила Бахтина.

Хаҗи абый белән 50 елдан артык тату гаилә булып гомер кичерәләр. Аның вафатыннан соң Минниса апа кызы Әнисә, кияве  Рәиснең кайгыртучанлыгын тоеп яши. Җиде оныгы, унбер оныкчыгы да әбиләренең хәлен еш беләләр. Әнә шуларның хөрмәтләвенә күңеле булып, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына медаль һәм 55 мең акча бирүләренә, җитәкчеләрнең 90 яшьлек юбилейларына да бүләк җибәрүләренә куанып, аларның һәрберсенә изге теләкләр белән гомер кичерә Минниса апа. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International