Әгерҗе районыннан тагын ике егет армиягә китте

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Исәнбайда Рәшитовлар һәм Хәбировлар йортында солдат озату ашлары гөрләде. Егетләргә әти-әниләре, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Традиция буенча солдат озату тантанасы мәдәният йортында дәвам итте. Авыл җитәкчеләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә егетләргә уңышлы хезмәт теләделәр. Солдат җырлары яңгырады, татарча бию көе уйналды.

Рушан да, Адель дә спортчы егетләр. Мәктәптән соң төрле уку йортларын тәмамладылар.

Армиягә китүче егетлэр мәдәният йортында солдатларга багышланган махсус стендка кулъяулыклар бәйләделөр. Тиздән биредә аларның солдат фотолары да урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International