Әгерҗедә яшәүче Назия Шәяхмәт кызы һәм Серебрякова Анна Николаевнага шушы көннәрдә 90 яшь тулды

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Әгерҗедә яшәүче Назия Шәяхмәт кызы һәм Серебрякова Анна Николаевнага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Аларны истәлекле дата белән “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина һәм “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев котлады. Россия Президенты һәм Әгерҗе районы җитәкчелеге исеменнән котлау открыткалары тапшырып, ветераннарга ныклы сәламәтлек, якыннарының җылысын һәм мәхәббәтен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International