Шаршады клубында музей ачылды

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Агач чиләк, тәлинкәле үлчәү, тимер мич, телевизор янындагы стабилизатор, борынгы тегү машинасы, тәгәрмәчле йон җегерләү җайланмасы, галстуклы мәктәп формасы, “Арифметика“ һәм “Кеше“ дәреслекләре, асылмалы бишек – болар һәммәсе Шаршады клубындагы музейда үз урынын тапкан. Хәзер биредә 500ләп экспонат исәпләнә.

ИСКЕ КЛУБТА – МУЗЕЙ

Шаршадыда туып-үскән Зөлфия югары белемгә ия булгач, Түбән Кама мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

– Әсәрләр укыганда җилпуч, күмер чүлмәге, чабата кебек сүзләргә юлыккач, балалар “Нәрсә соң ул?“ дигән сорау бирәләр иде. Әби-бабаларыбыз тормыш-көнкүрешен ишетеп түгел, күреп белсеннәр өчен музей оештырып, аны чирек гасыр җитәкләдем. Лаеклы ялга чыккач, туган авылыбызга яшәргә кайттык.

Шаршадыбыз – бай тарихлы авыл. Биредә яңа клуб ачылып, искесе буш калгач, шунда музей оештыру уе күңелгә килде. Тәҗрибәм зур, вакытым күп, бу идеяне авыл җирлеге башлыгы Вәсил Баһаутдинов та хуплагач, җиң сызганып эшкә керештек. Бәхеткә, авылдашларым Рәсимә Разетдинова белән Роза Даутова кебек туган җирен чиксез яратучы фидакарь затлар ярдәмгә килде, – дип сөйләде мәгариф ветераны Зөлфия Нәфыйкова.

Әнә шулай, берсе артыннан берсе килгән әйберләр үз урыннарына урнаша тора. Аның өчен берничә бүлек оештырыла: “Өй эче“, “Мич алды“,“Тастымаллар, шәлләр“, “Хуҗалык кирәк-яраклары“, “Кырда“, “Кыңгыраулы мәктәп еллары“, “Октябрят, пионер, комсомол булдык без“, “Үткән сугыш авазы“... Илебез чиген саклаганда һәлак булган, хәзер туган авылында аның исемен йөртүче Әнвәр Зәйнетдинов һәм ил байрагын Берлинга барып җитеп рейхстагта җилфердәтеп алып кайткан сугыш батыры, орденлы Гомәр Нәфыйков турында аерым бүлек булдырганнар.

 

Иске клуб тирәсе җанлануын күргән шаршадылылар бирегә тарихи әһәмияткә ия әйберләр алып киләләр. Гөлфия Әхмәтшина үзе һәм апа-абыйлары үскән бишек, Нәзирә Саттарова борынгы сандык, лампа, Роза Даутова күлмәк, алъяпкыч, оекбаш-оек, Рәсимә Разетдинова каеш, калфак, хат алып килгән. Шулай да музейга иң күп әйбер тапшыручы – авыл уңганы Фәйрүзә Хафизова.

ЙӨЗ УНБЕР ЕЛ ЭЛЕК ЯЗЫЛГАН ХАТ

Рәсимә Разетдинова каенанасы Гайшә апаның сандыгы төбеннән бер хат табып ала. Хат астына аның язылу датасы куелган: 1909(!) Гарәп телендәге бу хатны тәрҗемә итүчеләр дә табылган. Музей ачылганчы ук шушы хатны беренче экспонат итеп теркәп, кичә дә үткәргәннәр. Хатның икенче өлешендә язылган шигырьне Мәүлидә Рәимова авылдашларына укып җиткергән. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк“ дип аталган бу кичәдән соң борынгы әйберләр китерүчеләр тагын да арткан. Сәхрәдә яшәүче Өммениса апа Ганиева үзенең туку станогының музейда иң кыйммәтле экспонат булачагына ышануын әйткән.

– Биредә әби-бабаларыбызның гасырлар дәвамындагы көнкүреше һәм эшчәнлеге ачык чагыла. Шушы рухи мирас киләчәк буыннарга сабак алырдай саекмас чыганак та булып торачак. Рәхмәт оештыручы Зөлфия Нәфыйкова, Рәсимә Разетдинова һәм Роза Даутовага, – дип халыкның тирән рәхмәтен белдерде Гөлзар абыстай Хәбирова.

ТАРИХ ЯЗУ – ЭНӘ БЕЛӘН КОЕ КАЗУ

Туган төбәгеңне генә түгел, үзеңә кагылышлы тарихны да белү мөһим. Нәселенең бер тамыры Тукайлар белән бәйләнешле Әнвәр Нургалиев һәм Харрас Баһаветдинов, Бәгъзәнур Исламовларның киленнәре Раушания, Әлфирә төзегән шәҗәрәләр турында сөйләп, шундыйлар турында да кичә оештырырга уйлыйлар шаршадылылар. Хәзер өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, хатирәләр, вакыйгалар барлана. Районыбызның иң өлкән кешесе – быел 102 яшен тутырачак Гамилә Камаевада аеруча күп алар. Шаршадылыларның авыл тарихы буенча китап чыгарырга да исәпләре бар. Быел музейны зурлап ачу тантанасын уздырырга да планлаштыралар. Тарихка зур хөрмәт белән караучы авылдашларымның бу эшләрне дә җиренә җиткереп тормышка ашырачагына шикләнмим.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/sharshady-klubynda-muzey-achyldy-foto

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International