Тирсә спорт комплексында ир-егетләр өчен бәйге узды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаенннан Тирсә спорт комплексында ир-егетләр өчен бәйге оештырылды. Ярышларда Тирсә һәм Сарсак-Омга авыл җирлекләре командалары катнашты.

Һәр команда данын бишәр ир-егет яклады. Алар спорт бәйгеләрендә дә сыналдылар, хуҗалык эшләрен башкаруда да  осталыкларын күрсәттеләр, иҗади номерлар да тәкъдим иттеләр.

Ир-егетләр бәйрәме Тирсә мәктәбе укучыларының матур чыгышлары белән үрелеп барды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тамашачылар аларның төрле милләт биюләрен  сокланып карадылар.

Ярышларның гомуми нәтиҗәсе буенча җиңүче булып Сарсак-Омга командасы танылды. Тирсә командасы, алардан берничә очкога гына калышып, икенче урынга  лаек булды.  

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/2021-tugan-tellr-m-khalyklar-berdmlege-ely/tirs-sport-kompleksynda-ir-egetlr-chen-byge-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International