Әгерҗедә балалар китабы атналыгы тәмамланды

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Әгерҗе укучыларының язгы каникуллары ахырына якынлаша. Алар белән бергә балалар китабы атнасы да тәмамланды. Нәни укучылар өчен балалар китапханәсендә каникуллар дәвамында күргәзмәләр, әдәби уеннар, викториналар, тематик очрашулар оештырылды.

Ә 30 март көнне китапханәдә әдәби бәйрәм узды, анда яраткан әсәрләренең геройларын искә алдылар һәм нәтиҗәләр ясадылар.

Бәйрәмгә иң актив балалар әти-әниләре белән бергә җыелды. Бәйрәм кунаклары өчен Дилия Закирова, Рината Гүзәирова, Георгий Харитонов башкаруында иҗади чыгышлар әзерләнгән иде. Шулай ук тамашачылар игътибарына Сергей Михалковның «Ссора» әкияте буенча курчак театры да күрсәтелде.

Чара иң актив укучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Мактау грамоталары белән “Иң яшь укучы” номинациясендә Юлиана Сычугова (9 нчы балалар бакчасы), “Иң яхшы укучы” номинациясендә Гүзәирова Алия (2 нче мәктәп), Галеев Айназ (2 нче мәктәп) һәм Харитонова Анна (3нче мәктәп) бүләкләнде.

Ахырда “Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” директоры урынбасары Альбина Гыйләҗетдинова укучыларга әдәбият белән зур кызыксынулары өчен рәхмәтен белдерде.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-balalar-kitaby-atnalygy-tmamlandy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International