Әгерҗедә чүп эшкәртү станциясе төзеләчәк

2021 елның 9 апреле, җомга

Татарстанда быел өч чүп-чар җыю станциясе төзелешенә керешәчәкләр. Бу хакта «Гринта» ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко хәбәр итә.

2021 елга «Гринта» Әгерҗе, Мамадыш, Әлмәттә өч чүп-чар төяү станциясе төзелеше буенча инвестиция программасын яклады. Алга таба республиканың көнчыгыш зонасында икенчел чимал эшкәртеләчәк шундый нокталар челтәре барлыкка киләчәк.

«Гринта» компаниясе башлыгы сүзләренә караганда, республиканың көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең муниципальара комплексын төзү дә планлаштырыла. Алар Алабугада һәм Лениногорскида барлыкка киләчәк. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/gered-chp-eshkrt-stantsiyase-tzelchk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International