17 майда Әгерҗе шәһәре стадионында XI «Өченче яшь» партакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

7 майда Әгерҗе шәһәре стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XI Cпартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча муниципаль ярышлар узды. Пенсионерлар 1000 метр кросс йөгерде. Хатын-кызлар арасында Тукмачева Людмила җиңде, ирләр арасында - Петров Дмитрий.

Йөгергәннән соң пенсионерлар ГТО нормативларын тапшырдылар. Спорт чарасында барлыгы 20 кеше катнашты.

24 майда Спартакиаданың муниципаль этабы «Олимп» СОКда дәвам итәчәк. Пенсионерлар йөзү, өстәл теннисы, пулялы ату, дартс һәм катнаш эстафетада ярышачак.

Теләгән һәр кешене 9 сәгатьтә көтәбез. Ярышларда 60 ир-ат, 55 хатын-кыз катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International