"Кирпичка"дагы ташландык йортны сүтәчәкләр

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

“Заводская урамы, 49нчы йорт адресы буенча ташландык өй бар. Аның тәрәзәләре ватык, агач корылмалары череп беткән. Шуңа карамастан, анда балалар уйнарга ярата. Әлеге ташландык йортны кайчан сүтәрләр микән?” 

Редакциядән: 

Сорауга “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты баш белгече Лилия ШӘРИПОВА җавап бирә:

–    2019 елда әлеге йорт хәрабә хәлендә дип танылды. Әмма бүгенге көнгә йортта яшәүчеләр таратылмаган. Йортны анда яшәүчеләрне торак бина белән тәэмин иткәннән соң гына сүтәргә ярый. Шунысын онытмагыз: торак – кагылгысыз әйбер. Хуҗасының рөхсәтеннән башка анда беркемнең дә керергә хакы юк. Шул ук вакытта торак бина хуҗалары аларның сакланышын тәэмин итә. Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: сез балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен генә түгел, алар кылган гамәлләр өчен дә җаваплы. Сезнең бурыч – чит йортның уен урыны түгеллеген балаларга тиешле итеп аңлату.  

Элеккеге клуб бинасы куркыта
“Безнең Заводская урамында элеккеге клуб бинасы бар. Андагы әйберләрне кем ничек булдыра, шулай ташып бетерде инде. Ә кичен бирегә яшьләр җыела. Без ут  чыгудан бик тә куркабыз. Район хакимияте тарафыннан бу ташландык бинаны берәр нәрсә эшләтү планлаштырыламы?”

Редакциядән: 
“Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр РӘХМӘТУЛЛИН әйтүенчә, Заводская урамындагы әлеге клуб бинасын агымдагы елда реализацияләү планлаштырыла. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/kirpichkadagy-tashlandyk-yortny-stchklr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International