Әлфия Когогина Әгерҗедә социаль объектлар төзелешен карады

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина эшлекле визит белән Әгерҗе районында булды. Ул яңа поликлиника һәм футбол манежының төзелеш мәйданчыкларында булды, район активы белән очрашты.

Район хакимиятендә узган утырышта Әгерҗе районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Әгерҗе район үзәк хастаханәсенең өлкән фельдшеры Гөлфия Симакованы бүләкләделәр. Хәтерләсәгез, ул "Ак чәчәкләр" республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан махсус приз - автомобиль алды.

Әлфия Гомәр кызы шулай ук федераль һәм төбәк әһәмиятендәге мәсьәләләр буенча район башлыгы Азат Вәлиев белән берлектә гражданнарны кабул итте.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы атна дәвамында депутат үз округында эшли. Кичә ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән чыккан булачак әниләргә һәм ялгыз ата-аналарга ярдәм итү өчен яңа түләүләр белән бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.

Онлайн-очрашуда Россия Пенсия фондының округ шәһәрләрендә һәм районнарында клиент хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Анда Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарындагы түләүләрне рәсмиләштерүнең беренче көннәрендә килгән мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/lfiya-kogogina-gered-sotsial-obektlar-tzeleshen-karady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International