РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Әгерҗе районында булды.
Визит кысаларында ул "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында булды, анда яшәүчеләр өчен "Сәламәт пенсионер" акциясе уза. Депутат катнашучыларны Өлкәннәр көне белән котлады. Үз чыгышында ул, үз-үзен изоляцияләү шартларына карамастан, актив тормыш позициясен саклап калу, күңелгә ятышлы шөгыльләр табу һәм, әлбәттә, яңа белемнәр алуны дәвам итү бик мөһим, дип билгеләп үтте.
Шулай ук 3 нче мәктәптә очрашу да җанланып узды, анда Әлфия Гомәровна капиталь ремонттан соң ашханә һәм азык-төлек блогын карады.
Аннары ул район активы белән эшлекле киңәшмәдә катнашты, анда социаль-икътисадый үсешнең төп бурычлары һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.
Торак пунктларда социаль газлаштыру темасына аерым тукталды.
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/alfiya-kogina-posetila-s-rabochim-vizitom-agryz