Әгерҗедә мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ачылды

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Олимп» спорт комплексында 2012-2013 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ачылды. Беренчелектә катнашу өчен Әгерҗе районына республиканың 8 районыннан яшь футболчылар килде.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан Республикасы мини-футбол комитеты җитәкчесе Сергей Владимирович Рожков, Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев сәламләде.

Алар турнирның югары дәрәҗәдә узачагына һәм яшь спортчылар өчен чын бәйрәм булачагына, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерделәр. Шулай ук ярышларда катнашучыларның барысына да уңышлар, ныклы команда рухы, күңел күтәренкелеге һәм спорт уңышлары теләделәр.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/gered-mini-futbol-buencha-tatarstan-respublikasy-berenchelege-achyldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International