Чал тарихлы Уразаем

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында уздырылган кичә әнә шулай аталды. Чарада мөхтәрәм кунаклар – башкалабыз Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров, район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев катнашты.

Архивтан алынган мәгълүматлар буенча Әгерҗе районы Уразайда туган Уразмөхәммәт бәк (аны Уразай дип йөрткәннәр) Сарман ягыннан җир сорап яза. 1711-1715 елларда Салагыштан китеп Мортыш елгасы буенда төпләнеп яшиләр һәм Мортышбаш авылына нигез салалар. Сарман районында төпләнсәләр дә безнең Уразай белән багланышлары өзелмәгән аларның. Җиде буын бабасы рухына дога кылырга, рух яңартырга кайткан Фәрит Гаскәр улы.
– Бүген авыл тарихына багышланган китап бәйрәменә бик сөенеп килдем. Үзем дә 7 буын бабамнар, нәселебез турында китап чыгарырга җыенам. Тамырлары белән шушы авылга тоташкан нәсел без. Бүген Салагыш музеенда 300 ел сакланган карта күреп бик шатландым. Бабамнар җир мәсьәләсендә судлашканда шушы картаның күчермәсен кулланганнар. Ә Салагышта – шул картаның оригиналы. Бу тарихи кыйммәтле документны фотога төшереп алдым, – диде ул һәм нәселенең бер вәкиле – тарихчы Морад Рәмзи турында видеофильм тәкъдим итте.
– Фәрит Уразаев белән кулга-кул тотынып эшлибез. Яшәеше белән үрнәк алырлык, өлге булырлык авыллар күп, без аларны күрсәтәбез. Бүгенге китап презентациясе уйландыра, фикерләү рәвешен ачык күрсәтә. Милләт киләчәге ышанычлы кулларда,– диде Ринат Зиннур улы.
Казан кунаклары китап өчен материаллар туплап зур хезмәт башкарган өчен мәдәният ветераны Тәнзилә Ибраһимовага “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен“ “Бөтендөнья татар конгрессы“ халыкара Берлеге медале һәм бүләк тапшырдылар. “Чал тарихлы Уразаем“ны дөньяга чыгаруда зур тырышлык куйган Наилә Нурмиева, Бөтендөнья татар конгреесының Әгерҗе районындагы бүлекчәсе Вәсилә Хәкимова, Уразай имам-хатыйбы Бибел Ибраһимов, Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев Тәнзилә Ибраһимовага, Наилә Нурмиевага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм китап сәхифәләре буенча сәяхәт һәм андагы геройлар чыгышларыннан соң Уразай, Ямурза, Салагыш үзешчәннәре һәм Әгерҗе сәнгать осталыры  концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International