4 июньдә Кадрәк авылында мари мәдәниятенең «Семык» бәйрәме узачак

2022 елның 20 мае, җомга

2022 елның 4 июнендә Әгерҗе районының Кадрәк авылында мари мәдәниятенең республикакүләм «Семык» бәйрәме узачак. Быел ул 32 нче тапкыр бәйрәм ителә.

Бу көнне 30дан артык мари фольклор коллективы, Татарстанның 12 шәһәреннән һәм районыннан, шулай ук Россия төбәкләреннән кунаклар катнашыр дип көтелә.

Программада кәрҗин үрү, чигү, агачтан кисү, ачык һавада музей, «Мари костюмы» фото-ательесы, «Мари утары» экскурсиясе һәм презентациясе, Әгерҗе районының мәдәни мирасы һәм милли колориты белән танышу, театральләштерелгән тамаша, уеннар, спорт мәйданчыклары, концерт, сый-нигъмәтләр каралган.

Бәйрәм вакытында махсус мәйданда «Мари чибәре-2022» һәм «Мари батыры - 2022» республика конкурсы узачак.

Катнашу өчен гаризаларны semyk-2022@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International