Әгерҗедә балалар өчен Сабантуй үткәрделәр

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Әгерҗедә “Бәләкәч” исемле 7 нче балалар бакчасында балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Балаларга бу идея бик ошады, алар халкыбызның иң яраткан бәйрәмен түземсезлек белән көттеләр.

Чара учреждениенең спорт мәйданчыгында саф һавада узды. Педагоглар үзләренең кечкенә дусларын бәйрәм тарихы белән таныштырдылар.  Балалар үзләре дә мавыгып шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Хәтта традицион ат чабышы да булды! Сабантуйны ярышларның шушы төреннән башка күз алдына да китереп булмый бит. Балалар олыларга юл куймаска булдылар, “елгыр атлар” үзләре дә кыю яшь җайдакларына булышты сыман.

Чүлмәк вату да мавыктыргыч иде. Күзләрен бәйләгән балаларның таяк белән чүлмәккә бәрергә тырышуларын күзәтү кызык булды. Әйтергә кирәк, нәни дусларыбыз бирешмәделәр, савыт-саба челпәрәмә килеп кенә торды. Көч тә, җитезлек тә сынала торган көянтә белән йөгерүдә дә һәркем зур теләк белән катнашты.

Башка уеннар да кызыклы булды. Һәр уенда балалар бер-берсе өчен җан атты, булдыра алганча ярдәм итте.

Бәйрәм азагында исә бөтенесе бергәләшеп татар халык биюен биеделәр һәм алдагы бәйрәмнәрдә дә актив катнашырга вәгъдә иттеләр.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/gail/gered-balalar-chen-sabantuy-tkrdelr-foto

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International