Кече бизнес үсми, кадрлар җитми

2014 елның 28 феврале, җомга
Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында район Советы утырышында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит МӨХӘММӘТШИН районда кече бизнесның 12 процент кына тәшкил итүен, кадрларга кытлык булуын, спорт объектлары җитмәвен тәнкыйтьләп үтте. “Еламаган балага имезлек бирмиләр, активрак, үҗәтрәк булыгыз“, – диде ул район җитәкчелегенә һәм депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Район башлыгы Валерий Макаров сессиядә тулы бер ел өчен беренче тапкыр депутатлар һәм республика җитәкчелеге алдында хисап тотты. Район социаль-икътисади үсеш буенча 2013 елда бераз түбәнрәк төште һәм районнар арасында 29нчы урынны алды. Ә менә авыл хуҗалыгына инвестицияләр кертү буенча Әгерҗе – алдынгы урында. 2600 баш терлеккә исәпләнгән мегаферма төзелү нәтиҗәсендә районда сөт җитештерү көннән-көн арта. Моңа кадәр күрелмәгән хәл: мегафермада хәзер һәр сыердан көнгә 19,4 литр сөт савалар. Гаилә фермалары да егермегә җитте. Алар дәүләттән 20 миллион сум ярдәм алдылар. Фәрит Мөхәммәтшин авылда терлек санын киметмәү, актив халыкны дәүләт программаларына тарту буенча авыл башлыкларының сүлпәнрәк эшләвен билгеләп үтте.


– Авыл башлыгы халык арасында аңлату эше алып бармаса, халыкның шәхси хуҗалыгын үстерү өчен ярдәм итә торган программалар турында җентекләп аңлатмаса, авыллар сыерсыз калачак. Быел сыерын бетергән хуҗа киләсе елга сыер сатып алу турында уйламый инде ул, – диде.


Валерий Макаров районда төзелеш тармагы буенча дәүләт программаларының үтәлешенә һәм 2014 елга планнарга аерым тукталды.


Быел торак төзелешенә – 350 миллион, юлларны төзекләндерүгә 38 миллион сум каралган. Социаль тармак объектларын ремонтлау һәм төзүгә 41 миллион бирелгән. Әгерҗедә фатирларга 614 ике контурлы казан кую планлаштырыла.


Район җитәкчесе кадрлар дефицитына да тукталды. Мәсәлән, табиблар белән тәэмин ителеш – нибары 57 процент. Төгәл фәннәр – математика, физика, химия, информатика укытучылары җитмәве бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең түбән булуына китерә. Ябык спорт корылмалары җитмәү аркасында шәһәрдә спорт заллары бик тыгыз режимда эшләргә мәҗбүр. Әгерҗегә кичекмәстән физкультура-сәламәтләндерү комплексы кирәклеге көнүзәк проблема булып тора.


Валерий Макаров, әнә шулай, республика җитәкчелегенә район проблемаларын җиткерде. Сессиядә чыгыш ясаган мәгариф  идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, Күләгәш, Кадрәк, Шаршады мәктәпләренең бик нык тузган булуы турында сөйләп, хөкүмәт җитәкчелегеннән ярдәм сорады. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге проблеманы хәл итү юлларын эзләячәкләрен белдерде.Ул район җитәкчелеге, депутатлар алдына кече бизнесны, бигрәк тә авылларда фермер хуҗалыкларын, гаилә фермаларын үстерүне активлаштыруны төп бурычларның берсе итеп куйды.


  Бараклардан – яхшы фатирларга


Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәре вакытында хәрби частьтагы шартлаулар нәтиҗәсендә зур зыян күргән авария хәлендәге баракларда яшәүчеләр өчен дәүләт торак сертификатлары буенча төзелә торган йортларны да карап чыкты.


– Әгерҗе тарихында моңа кадәр күрелмәгән хәл. Берьюлы өчәр катлы 13 йорт төзелә. Баракларда  яшәгән 231 гаиләнең тиздән яңа фатирларга күчүе – нинди зур шатлык бит! Шәһәрегездә утызынчы елларда төзелеп, тимерьюлчылардан “мирас“ булып калган бу баракларны җир йөзеннән себереп ату үзе бер революция булачак, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Рәмзия ЗАРИПОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International