Кадыбаш авыл җирлеге ветераннарына бүләк тараталар

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Кадыбаш авыл җирлегендә яшәүче  сугыш ветераны  һәм   ирләре сугышта булганнарның тыл хатыннарына  азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Кадыбаш авыл җирлегендә яшәүче  ветеранның һәрберсенең өенә барып якынлашып килүче бәйрәм белән котлап  Президентыбыз Р.Н. Миннехановның күчтәнәче тапшырылды. Ветераннар үзләренә булган игътибарга бик  сөенделәр. Бәйрәм алдыннан үзләренә шундый зур хөрмәт күрсәткән ил башлыкларына, авыл җирлеге башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр, илләрнең имин булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International