Авыл җирлеге турында

     Урнашкан урыны
 
     Әгерҗе  муниципаль район үзәгеннән Иске Эсләк авылы - 103,Үтәгән авылы - 106 чакырым ераклыкта урнашкан.
     Аның чикләрендә Кадыбаш, Девятерня авыл җирлекләре мәйданнары һәм Удмуртия Республикасының Сарапул һәм Кәрәкүл районнары җирләре бар. Иске Эсләк авыл җирлеге Биме, Көтмәс елгасы буенда урнашкан. Элек административ бүленеш буенча Вятка губернасы Сарапул өязе Исәнбай волостена кергән. Нигез салынуга- алты гасыр вакыт үткән дип фаразлана. Иске Эсләк авылы-Песнәк-Песләк-Эсләк сүзеннән чыкса, Үтәгән авылы-(типтәрләр) татарлар, башкорт, болгар һәм мари милләтләренең Торна авылына күчеп килүчеләрдән тупланган. Авылларның тирә-ягы калын урманнар белән уратып алынган. Күпчелек халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
     Авыллар ике мәхәлләгә бүленә-ике мәчет салына. Бер урта хәлле крестьян земский управадан ссуда алып земский мәктәбе төзи һәм шунда укыту башлана. Шул ук елларда патша самодержавиесе үз акчасына хатын-кызлар земский мәктәбе салдыра. Укыту гел урыс телендә генә алып барыла. Революциядән соң авылда 4 еллык башлангыч мәктәп эшли.
     Волость башкарма комитеты бинасында хәзер мәктәп урнашкан.Тик ул ике катлы бинадан бер катлы итеп үзгәртелгән. Авылда беренче кызыл гвардияче, Совет властен урнаштыруда актив оештыручы Шайхетдинов Хәбибулла була.
Киң колач алган репрессия агымы Иске Эсләк һәм Үтәгән авылларына да килеп җитә. Нәтиҗәдә, дистәләгән кешеләр төрмә һәм лагерьларга озатыла. Комсомол оешмасы актив рәвештә авылдагы наданлык белән көрәшә. Беренче пионер отрядлары оештырыла.
     Бөек Ватан сугышы елларында 407 авылдашларыбыз сугышка китеп, 247 се туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп кенә авылдашлар югары бүләкләргә ия булалар. Иске Эсләк авылыннан, Вахитов Мансур, Замилов Газим, Аминов Габдулхак, Исмгилов Әнвәр, Гафаров Габдулхак “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнәләр. Үтәгән авылыннан Ахметшин Салих, Каиров Галимулла “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнәләр, Берлинга барып җитәләр. Ибрагимова Мәрьям - зенитчы була. Бик күп хатын-кызлар трактор һәм комбайн штурвалы артына утыра, атчы булып эшли.
 
Тыныч көннәрдә дә авылларда хатын кызлар авыр, ләкин мактаулы хезмәттә эшлиләр. Бүгенге көндә Үтәгән авылында гомер итүче Дәүләтшина Фәүзия Нәҗип кызына 1974 елның 01 ноябрендә РСФСРның Верховный Совет указы нигезендә тырыш хезмәте өчен “РСФСР ның Атказанган авыл хуҗалыгы  хезмәткәре” дигән исем бирелә. Бу безнең районда бердәнбер мактаулы исемгә лаеклы хатын-кыз.
 
       Шулай ук сугыштан соңгы еллардан авыл җирлеген, колхозларны күтәрү өстендә рәис буларак Әнвәр ага Шәмсетдиновның зур өлеше бар. Ул рәис булып эшләү дәверендә авылның бүгенге һәм киләчәге өчен һәрвакыт кайгыртып яши. Шул максаттан аның көче белән авылда яңадан яңа биналар бер-бер артлы калкып тора. Яңа җиһазлар белән тулыландырылган бөтен төр  терлек фермалары, машина-тракторлар паркы яңадан җиткерелә.Авыл өчен иң мөһим булган объектлар: ике катлы идарә йорты, күпер, кибет биналары, клуб сафка баса. Шулай ук Үтәгән авылында рәис булып торганда яңа авыл клубын Фәрит ага Габбасов, балалар бакчасы торгызды. Аннан соң рәис булып калган Фәрит ага Әхмәтҗанов мәчет салдырды, Биме елгасыннан зур күпер төзетте. Иске Эсләк һәм Үтәгән авыл урамнарын дамба рәвешендә күтәрттереп ,тигезләү эшен рәис Салихов Марс башкарып чыга. Иске Эсләк авылында яңа башлангыч мәктәпне, бөтен төр җиһаз белән җиһазландырып, ел әйләнәсе балаларны бушлай тукландырып тору рәис булган Садыйков Робертның чиксез хезмәте. Иске Эсләк авыл мәчетен башлап йөреп, азагына кадәр күп көчне Фәһем ага Галләмов кертте. Ике авылны да  газлаштыруда Фәһем аганың һәм шул чорда эшләгән колхоз рәисе Илнур Әхмәдиевның хезмәте чиксез. Авыл белән терлекчелек фермасы арасындагы “Амур” өлешенә авылның үзәк су үткәргеченнән торак йортларга кадәр җир астыннан су сузу эшен авыл җирлеге башлыгы булып торган Галимҗан Муллахмәтов башкарды.
     Хәзерге вакытта да авылыбыз горурлыгы булган, читтә яшәп тә авылга ярдәм итеп торучы яшьләребез дә бар. Үтәгән авылында туып үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы каласында гомер итүче шахмат буенча халыкара мастер Ленар Нургали улы Мурзинны шахмат короле диләр. Американың Нью-Йорк шәһәрендә үткәрелгән ачык турнирда, Франциядә һәм Испаниядә ярышларда катнаша. Марданова Гөлфидә Рәфис кызы “Педагогия фәннәре кандидаты”, Гиззатуллин Алмаз Рафаил улы “Биология фәннәре кандидаты”, Камалиев Айдар Рафаил улы “Ветеринария фәннәре кандидаты”, Галитзуллина Лилия Кашап кызы “Педагогия фәннәре кандидаты”.
     Шулай ук Татарстан Республикасы һәм күрше Удмуртия Республикасында тикшерүче органнарда: Галләмов Айрат Фәһем улы, Әхмәтҗанов Алмаз Фәрит улы, бертуган энесе Әхмәтҗанов Айваз Фәрит улы, Гиззатуллин Илназ Рафаил уллары эшли.
     Әби-бабасы Иске Эсләктән, үзе Үтәгән авылы кияве, Төмән өлкәсенең иң мәртәбәле, югары даирәгә менгән кешесе, көчле бизнесмен, туган ягына даими ярдәм итеп торучы Илназ Илдар улы Исмәгыйлев. Аның бизнес планнарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов шәхсән үзе хуплап, республика буенча киң җәелдерер өчен мөмкинлек бирде. Иске Эсләк авылында экологик чиста биопродукт җитештерелә.
 
Мәйданы һәм халык саны составы
 
     Иске Эсләк авылы җирлегенең гомуми мәйданы: 7446,6 га, шуның 6214 га сы авыл хуҗалыгы юнәлешендә файдаланыла.
     Халык саны (2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу күрсәткечләре буенча) Иске Эсләк авылында -380 кеше, Үтәгән авылында -287 кеше. Барлыгы авыл җирлеге буенча-667.
 
Учреждение һәм оешмалар исемлеге
 
Учреждение
Адрес
Телефон
Үтәгән мәктәп-бакчасы
Үтәгән авылы,
Мәктәп урамы, йорт №3
(85551) 3-30-23
Иске Эсләк балалар бакчасы
Иске Эсләк авылы, Үзәк урам, йорт №34
(85551) 3-32-13
Иске Эсләк Мәдәният йорты
Иске Эсләк авылы,
Клуб урамы, йорт № 1
*
Үтәгән авыл клубы
Үтәгән авылы,
Үзәк урам, йорт №35
*
Иске Эсләк авылы ФАПы
Иске Эсләк авылы,
Клуб урамы, йорт № 1
(85551) 3-32-11
Үтәгән авылы ФАПы
Үтәгән авылы,
Үзәк урам, йорт №35
(85551) 3-30-28
Иске Эсләк элемтә бүлеге
Иске Эсләк авылы,
Үзәк урам, йорт №41
(85551) 3-32-44
Иске Эсләк  АТС
Иске Эсләк авылы,
Клуб урамы, йорт № 1
*
 ООО «Агрофирма «Әгерҗе" 3 нче филиалы
Иске Эсләк авылы,
Үзәк урам, йорт №41
(85551) 3-32-36
Иске Эсләк авылы РайПо кибете
Иске Эсләк авылы,
Клуб урамы, йорт № 6
(85551) 3-32-16
Үтәгән авылы
РайПо кибете
Үтәгән авылы,
Үзәк урам, йорт № 33
*
Магазин ИП «Гафаров»
Иске Эсләк авылы,
Клуб урамы, йорт № 2а
*
 
                               
                                                    МӘГАРИФ ӨЛКӘСЕ
                       1939-2012 нче елларда Үтәгән авыл мәктәбендә
                                          директор булып эшләделәр
 
Хәлилов Мөхәмәтгали Галиевич
Абдикаева Ләбибә Шәйдулла кызы
1930 – 37 нче елларда башлангыч мәктәп мөдире, 1937 – 38 нче уку елыннан башлап 1942 нче елның ноябрь аена кадәр җидееллык мәктәп директоры
 
    
1942 нче елның ноябреннән 1944 нче елның апреленә  кадәр һәм 1958 – 60 нчы еллар.
 
     
 
 
 
 
Федотова Пелагея Максимовна
Тулбаев Бадыйк Газетдин улы
 
1944 – 45 нче уку елында
 
       
1945 - 46 нчы уку елыннан башлап пенсиягә чыкканчы, ягъни 1958 – 59 нчы уку елына кадәр.
 
     
 
 
 
 
Аминов Гаяз Нуретдин  улы
Батырова Әминә Ибраһим кызы
1960 – 61 нче уку елыннан башлап 1966 нчы елның февраленә кадәр
 
   
1966 нчы елның  февраленнән 1985 – 86 нчы уку елына кадәр,  ягъни пенсиягә чыкканчы мәктәптә директор булып эшләде
 
      
 
 
 
 
Муллахметова Әлфия Рәхимҗан кызы
Насыров Асаф Нурулла улы
1985-86 –1988-89 нчы уку елларында директор булып эшләде.
 
    
1989 – 90 нчы уку елыннан башлап 1995-1996 нчы уку еллары
 
     
 
 
 
 
Файзуллина Дилүсә Хәбибрахман кызы
 
 
1995 – 96 нчы уку елыннан башлап – 2010-2011 нче уку еллары Үтәгән урта гомумбелем бирү мәктәбе;
2011-2012 нче уку елында Үтәгән башлангыч белем бирү мәктәбендә, ягъни лаеклы ялга  чыкканчы
       
 
 
           
                                           
Мәктәбебез горурлыгы
                                  
              
 
Фәрит Габдулхак улы Ситдыйков -
Биология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
 
            
 
Нурмөхәммәт Карәметдин улы Ямалиев
Татарстанда беренче прокурор-криминалист.  Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан прокуратурасында СССР да иң яхшы дип саналган криминалистика кабинеты
 
          
Насыров Минерахман Нурулла улы
Россия Федерациясенең атказанган конструкторы
 
               
                                                                 ҮТӘГӘН УРТА ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘ
 
                                                      
 
 
Бөек  Октябрь Социалистик  революциясеннән соң Үтәгән авылында бер урында гына укыту өчен мәктәп зданиесе булмый. Ул чорда эшләүче укытучы иптәшләргә балаларны төрле кеше йортларында, авыр шартларда укытырга, революциядән соң булган үзгәрешләрне, яңалыкларны кертүдә  бик күп көч куярга туры килә.
1917 – 1937  нче елларны  Үтәгән авылында  башлангыч мәктәп эшли.
1927 – 1928 нче уку елында  бер урында аерым бинада  башлангыч мәктәп ачыла. Ул  Җәлилов Хәлил  исеме белән бәйле.
1934 – 1935 нче уку елына  Үтәгән авылында ул чор өчен зур итеп агачтан мәктәп салына.
1937 –1938 нче уку елыннан  башлангыч мәктәп җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә һәм 1940 – 1941 нче уку елында  беренче чыгарылыш булып 36 укучы мәктәпне тәмамлап чыга.
Үзгәрешләр мәгариф системасында да еш булып тора.
1958 – 1960 нче уку елларында  Үтәгән мәктәбе башлангыч мәктәп итеп калдырыла, ә Иске Сләк башлангыч мәктәбе җидееллык мәктәпкә әйләнә.
Мәҗбүри сигезьеллык белем бирү кертелү уңае белән, Үтәгән башлангыч мәктәбе  1960 – 1961 нче уку елында  сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә.  1960 – 1977 нче уку елларында  анда Үтәгән һәм Иске Сләк авылы балалары белем ала.
1977 – 1978 нче уку елыннан  башлап  Үтәгән сигезьеллык мәктәбе  урта мәктәп итеп үзгәртелә һәм 1978 – 1979 нче уку елында  56 бала Үтәгән урта мәктәбенең беренче  чыгарылышы буларак мәктәпне  тәмамлап чыга.
2011-2012 нче уку елында 4 укучы Үтәгән урта гомумбелембирү мәктәбенең соңгы чыгарылышы.  Һәм  Үтәгән башлангыч мәктәбе итеп үзгәртелде. Ә 2015-2016 нчы уку елыннан “Үтәгән башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы” буларак эшли башлады. 

Соңгы яңарту: 2016 елның 14 ноябре, 16:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International