Яңгыр көн саен сынап торуга карамастан, басу-кырларда эшнең туктап торганы юк. “Агро-Кама“ ширкәтенең “Исәнбай“ бүлекчәсе хезмәтчәннәре дә терлек азыгы хәзерләүгә керештеләр.
Бу атнада 1 июль – авылларда, 2се Әгерҗедә милли бәйрәмебез – Сабан туе гөрли. Аларда башкалабыз Казаннан һәм төрле шәһәрләрдән килгән артистларның да чыгыш ясавы көтелә.