Әгерҗе районы символлары

  Әгерҗе муниципаль районы гербы

  Тасвирлама:

  Лазурь очлыклы яшел кырда көмеш баш киеме (кәләпүш), күлмәк, чалбар һәм шул ук металлдан тегелгән күн итек кигән, кызыл өслекле ат иярләгән, сул кулы белән йөгән тоткан, уң кулы белән алга күрсәтә торган җайдак.

  Өске уң якта җайдак 8 нурлы көмеш йолдыз белән яктыртылган, аның кыек нурлары кыска, ә аскы нуры башкаларыннан озынрак; йолдыздан сулга таба алтын канат калыккан.

  Автор төркеме:

  Гербның идеясе: Камил Мөхәммәтшин (Әгерҗе),

  Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдия советы һәм Россия геральдистлар союзы белән берлектә тубәндәге состав тарафыннан эшләнд

  Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Вячеслав Мишин (Химки).

 

  Әгерҗе муниципаль районы флагы

  Тасвирлама:

  Флаг район гербы нигезендә эшләнгән. Киңлеге озынлыгына 2:3 булган турыпочмаклы яшел тукыма, аның аскы кырыенда - тукыма киңлеге 1/6 булган зәңгәр тасма; тукыма уртасында район гербыннан ак, соры, кызыл төсләр белән бизәлгән җайдак сыны; агачтан җәелгән алтын канатлы көмеш сигез нурлы йолдыз.

  Автор төркеме:

  Флагның идеясе: Камил Мөхәммәтшин (Әгерҗе),

  Өстәмәләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы һәм Россия геральдистлар союзы белән берлектә түбәндәге состав тарафыннан кертелде: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Вячеслав Мишин (Химки).

Символиканы нигезләү:

Әгерҗе җире үзенең тарихы һәм традицияләренә бай. Район үзәге - Әгерҗе шәһәре 1646 елдан бирле билгеле.

Милли киемнән киенгән, атта утыручы флагның төп фигурасы символик рәвештә бу җирлеккә нигез салучы Агрыз (Әгерҗе) турындагы риваятьне чагылдыра. Җайдакның алга күрсәтүче кулы Әгерҗе районында яшәүчеләрнең якты киләчәккә омтылышын, ә канатта урнашкан сигез нурлы йолдыз ("роза ветров") шулай ук район халкына хас булган барлык халыкларның уртак максатларга ирешүдә берләшүен символлаштыра. Алтын канат тимер юл транспорты символы булып тора (Әгерҗе станциясе - Татарстан Республикасының иң эре тимер юл узелы).

Әгерҗе районын көньяктан Түбән Кама сусаклагычы сулары юа, ул гербта лазурь очлык итеп күрсәтелгән.

Районның үзенчәлеге - аның авыл хуҗалыгы юнәлешендә: бөртекле культуралар (сабан бодае, көзге арыш), бәрәңге, шикәр чөгендере үстерелә, ит-сөт җитештерү алга киткән. Болар барысы да гербта яшел кырлы калкан булып символик чагылыш тапкан.

Ак төс - ачыклык, татулашу, сафлык символы.

Сары төс - уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм интеллект символы.

Кара төс - мәңгелек, зирәклек, тыйнаклык символы.

Яшел төс язны, сәламәтлекне, табигатьне, уңдырышлылыкны символлаштыра.

Кызыл төс - батырлык, көч һәм матурлык, бәйрәм символы.

Зәңгәр төс - югары максатлар, намус, дан, тугрылык, үлемсезлек символы.

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 17 июне, 13:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International