Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында төбәкара укулар узды

2018 елның 13 апреле, җомга

Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбендә мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган V төбәкара укулар узды.

Анда Удмуртиянең Ижау каласыннан, Кече Пурга районыннан, республикабызның Чаллы каласыннан, Арча, Сарман, Тукай, Менделеев, Әгерҗе районыннан 38 укытучы, 50 укучы катнашты.

Иж-Бубый укытучылары, укучылары, Казанның “Рәвешләр“ театры тарафыннан әзерләнгән “Йакутлар табыладыр Вакыт берлән, Вакытлар табылмыйдыр йакут берлән“ әдәби-музыкаль композициясеннән соң чыгыш ясаучылар биш төркемгә бүленеп эшләделәр.

Укучыларның һәм укытучыларның эшләрен халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Халыклар дуслыгы йорты“ җитәкчесе Ирек Шәрипов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, “Мәйдан“ журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, “Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Гайнуллина, Ижауда нәшер ителүче “Яңарыш“ газетасының мөхәррире Рәмзия Габбасова, шагыйрә Әлфирә Низамова, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре һәм укытучылар бәяләде.

Призлы урын алучылар Дипломнар белән бүләкләнде.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов бу чараның югары дәрәҗәдә үткәрелүен ассызыклады, мәктәп директоры Равил Бадахшинга һәм укытучылар коллективына олы рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International