Әнә алар, әтиләре, бабалары, туганнары фотосурәтләрен тотып мәйдан буйлап горур атлаучылар... 9 Май – Җиңү көнендә “Үлемсез полк“ хәрби-патриотик акциясенә кушылган әгерҗелеләр беравыздан “сугышта катнашучыларга дан һәм хөрмәт. Без сезнең батырлыкны онытмыйбыз. Тыныч көннәр, аяз күк йөзе өчен рәхмәт сезгә“ дип кабатлыйлар.
Бәйрәм көнне әлеге акциягә 1500 шәһәрдәшебез катнашты. Тимер юл предприятиеләреннән генә 400гә якын хезмәткәр, якыннарының фотосурәтен тотып, горур атлады. Һәр авыл җирлегендә дә йөзләгән кеше “Үлемсез полк“ акциясенә кушылды. Әгерҗедә узган бәйрәм тантанасында беренче рәттә якыннарының фотосурәтләрен тоткан район башлыгы Валерий Макаров, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм башка җитәкчеләр йөзләгән метрга сузылган колоннаны җитәкләделәр.
Акциядә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары да катнашты. Әнисе Айгөл белән карт бабасы Сафа Әхмәдиевның фотосын тоткан Ралинә Ямиева горурлануын яшермәде.
...Бу фотосурәтләрдәге райондашлар безнең күңелләрдә әнә шулай мәңге калырлар. Батырлар – үлемсез...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.