Салагышым – язмышым

2012 елның 30 мае, чәршәмбе


Салагышның бу кадәр әзерләнеп, моның кадәр кунакларны кабул иткәне булмагандыр, мөгаен. Авылның 400 еллык юбилеена багышланган Сабан туе гаҗәеп матур мизгелләре, чит җирләргә таралышкан йөзләгән авылдашларның туган төбәкләрендә шатлыклы очрашу-күрешүләре белән Салагышның бай тарихына тагын матур сәхифәләр язып калдырды.


Туган җир тарта ул,
Исәннәр кайта ул


Узган шимбәдә салкын һәм яңгырлы һава торышы бәйрәмне оештыручыларга шактый кыенлыклар тудырса да, илнең төрле кыйтгаларыннан кайткан авылдашларның бәйрәм кәефен кыра алмады. Ә Салагыш үзенең газиз балаларын, кунакларны татар халкына гына хас булганча әзерләнеп, чистарынып, төзекләнеп, матураеп каршы алды. Авылга илтүче юлның төзекләндерелүе дә, урамнарның чисталыгы да, газ торбаларының буялып яңа төсмер алуы да, ялгыз өлкәннәрнең капка-коймаларын төзекләндереп буялуы да Салагыш халкының олы юбилейга зур әзерлек белән килүе турында сөйли иде.


Бәйрәм көндезге икегә билгеләнгән булса да, көн уртасына Мәдәният сарае янәшәсендәге мәйданга кунаклар агыла башлады. Чөнки биредә мәрхүм якыннарыңны, авылдашларыңны искә алып, хәтер яңарту өчен мөмкинлекләр тудырылган иде. Әнә Мәдәният йортының фойесында авыл тарихы музееннан китерелгән бик күп тарихи экспонатлар, саргайсалар да бик кадерле фотосурәтләр, документлар, истәлекләр... Стендларда –  исемнәре авыл тарихына кереп калган мәртәбәле җитәкчеләр, алдынгы колхозчылар, мөгаллимнәр, хезмәт династияләренең фоторәсемнәре. Күбесе мәрхүмнәр инде. Читтән кайткан авылдашларның һәркайсы хәтер яңарта-яңарта аларны искә ала. Авыл, мәктәп тарихын яктырткан альбомнар кулдан-кулга йөри...


Сугышта һәлак булганнар истәлегенә багышланган обелиск янында халык аеруча күп җыелган иде. Биредәге уникаль тарихи байлыкны күреп кунаклар да таң калды. Менә алар: сугышта һәлак булган һәм җиңү белән кайтып, тыныч тормышта вафат булган 300дән артык (!) авылдашларының бик кадерле фотосурәтләре зур стендта тезелеп киткән. Хәтер менә шул инде ул! Бер генә авылда да батыр авылдашларының йөзләгән фотоларын шулай кадерләп саклаганнарын очраткан юк иде әле. “Боларны Мидхәт ага Исламов музейга бөртекләп җыйган иде һәм без аларны бәйрәмгә кайтучылар хәтер яңартсыннар дип ачык һавага чыгардык”, – ди бәйрәмне оештыручы Лидия Мәҗитова. Бу күпсанлы фотолар арасыннан һәркем үзенең якынын эзли, тапкач, күңелләре тула, бу кадерле ядкарьләр янында истәлеккә фотога төшәләр.


Мәйданга керү юлындагы нәсел шәҗәрәләре стенды да халыкны үз янына дәшеп торды. Салагыштан чыккан унлап нәселнең тамырлары белән танышырга була иде биредә. Кунаклар авыл осталары бәйләгән, чиккән, теккән кул эшләре күргәзмәсен дә сокланып карадылар.


Мәйданның кайсы гына почмагына карама, кочаклашып күрешүләр, шатлыклы күз яшьләре, хәтер яңартулар...Җитәкчеләр, кунакларның бик күбесе бәйрәмгә авыл мәчете аша килде. Биредә алар мәрхүмнәр рухына дога кылып, сәдакалар биреп чыктылар, коймак белән сыйландылар.


Үткәннәргә сәяхәт


Яңгыр ява башлау сәбәпле, бәйрәмнең төп өлешен Мәдәният йортына күчерергә туры килде. Ә зур мәйданга җыелган халыкны залга гына сыйдырып буламы соң?!


Бу төбәк халкын хөрмәт итеп Казаннан, Чаллыдан кайткан дәрәҗәле якташларыбызның – сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм аның әтисе, районыбызның мәгариф ветераны Зәки аганың, Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Рәүзил Хаҗиевның, Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфыйковның, гомерләрен районыбызның мәгариф тармагына багышлаган хөрмәтле ветераннарыбыз Луиза һәм Шәфкать Халиковлар, бертуган Гаскәр–Расим Шәрифуллиннарның, бик күп авылдашларына Түбән Камада төпләнергә ярдәм иткән мәгариф отличнигы, атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсимә Закированың бәйрәмдә катнашулары салагышлылар күңеленә аеруча хуш килде. Вәсимә ханым мәктәпкә бик күп китаплар да бүләк итте.


Тәбрикләү чыгышында район башлыгы Фәрит Габбасов Салагыштан чыккан күренекле шәхесләр белән чын күңелдән горурлануын, аларның ярдәмен тоеп эшләвен белдерде. Бу бәйрәмнең инициаторларының берсе, юбилейга Салагыш тарихына  багышланган китап  нәшер итеп алып кайткан Илдус Нәфыйковка аеруча тирән рәхмәтен җиткерде.


Казан кунаклары Айрат Фәррахов һәм Рәүзил Хаҗиев Салагышның ил-көнгә, Татарстанга талантлы, эшлекле шәхесләр тәрбияләп чыгаруы, аларның төрле тармакларда җаваплы эшләрдә сынатмаулары турында мактау сүзләрен җиткерделәр. Алар мәктәпкә принтер бүләк иттеләр. Ә Зәки ага Фәррахов әнисенең шушы төбәктән булуы белән горурлануын белдерде. Тугызынчы дистәсен ваклаган аксакал буларак, ул сугыш һәм аннан соңгы иң авыр елларда колхозны 20 ел җитәкләгән, авыл халкын ачлыктан йолып калган Габдрахман Җәләевны, заманында Салагышның данын еракларга җиткергән җитәкчеләр Хәмәт Исмәгыйлев, Мидхәт Исламов, Гайсә Шәрифуллинны сагынып искә алды. Илдус Нәфыйков әтисенең туган төбәгенә 83 яшьлек Мәмдүдә ханым һәм Салагыш тарихына багышланган китапны язуда ярдәм иткән Казан табибы Руслан Шакиров белән кайткан иде. Илдус әфәнде Спас районында туып-үссә дә Салагыш әлегәчә аны гел үзенә тартып тора. “Изге күңелле кешеләре һәм гаҗәеп матур табигатен хәзер дә сагынып кайтам”, – диде ул. Алар нәшер иткән бу тарихи китап бик күп салагышлыларның гаилә архивында кадерде ядкарь булып сакланыр әле. Илдус әфәнде тагын бер сөенечле яңалык җиткерде: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Салагышның юбилеена 1 миллион сум акча бирүе турындагы хәбәрне зал көчле алкышлар белән каршылады.


Тантана барышында сәхнәдәге күренешләр аша авылның 400 еллык тарихы бер-бер артлы күз алдыннан үтте. Бик күп хезмәт алдынгылары, җитәкчеләр, ветераннар искә алынды. Заманында Болгариягә кадәр барып җиткән Салагыш халык ансамбле талантлары турында хәтер яңартканда өлкән буын шул елларга әйләнеп кайткандай булгандыр. Ансамбльнең йөзек кашы булган Тәнзилә Хәбибуллина, Гафият Нигъмәтуллин һәм Зөлфәт Мәҗитов, шул еллар репертуарыннан җырлар башкарып, күпләрне яшьлеккә алып кайттылар.
Районның мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Мәдәният сарае балалары кунакларны җыр-биюләре белән таң калдырдылар.


Шаулады мәйдан, гөрләде алан


Юбилейга багышланган Сабан туе кичкә таба янәдән яшел аланга күчте. Казан, Чаллы кунаклары Фәрит Габбасов җитәкчелегендә иң элек обелиск янына Салагышның 400 еллыгы хөрмәтенә зәңгәр чыршылар утыртып, аллеяга нигез салдылар. Аннан соң мәйданда Сабан туеның төп бизәкләре булган көрәш, гер күтәрү, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм башка ярышлар башланып китте. Ә матур итеп бизәлгән сәхнәдән төн уртасына кадәр җыр-моң өзелмәде. Авыл һәм район үзешчәннәре дә, балалар да кунакларга сәләтләрен күрсәттеләр. Кунаклар да ялындырып тормадылар. Әнә, Илшат Хәбибуллин туган Салагышына багышлаган җырларын сузып та, әнисе Тәнзилә ханым белән җырлап та сөендерде. Актаныш егете Атлас әфәнде дә матур җырларын бүләк итте. Башкортостанның танылган сәхнә осталары җыр-биюләре белән таң калдырдылар.


Спорт ярышларын карарга яратучылар өчен дә кызыклы мизгелләр күп булды. Әнә, Салагыш егете Дамир Сәхипов гер күтәреп йөрүдә җиңүче булды. Тирсәдән Ислам Җиһаншин –  II, Салагыштан Ленар Нәфыйков III урыннарда. Гер күтәрүдә Исәнбай пәһлеваны Тәлгать Нәгыймовны узып буламы соң инде?! Исәнбайдан Рәшит Закиров белән Ямурзадан Марат Хикмәтуллин да – призлы урыннарда.


Сабан туеның иң матур бизәге көрәштә баш батыр да билгеле булды. Быел тәкә Чаллыга китте. Россия һәм Татарстан чемпионы Ришат Гайнетдинов беркемгә дә бил бирмәде. Салагышның танылган көрәшчеләр нәселеннән Илнур Шиабетдинов – II, Чаллы егете Ренат Әхмәтшин – III урыннарда. Баш батырга телевизорны Казан шәһәрендәге фирма директоры – Салагыш егете Әнвәр Ситдыйков бүләк итте.


Бәйрәм төн уртасына кадәр дәвам итте. Түбән Камадан килгән композитор-башкаручы Ринат Гәрәй, аланда дискотека оештырып, картын да, яшен дә рәхәтләнеп биетте. Ә Салагыш өстенә сибелгән төнге салютның матурлыгын тасвирларга сүзләр табалмыйм. Бу көнне мәйдандагы чатырларда Сәхиповлар, Мөхәммәдиевлар, райпоның аш-су осталары, авылдашларын, кунакларны хәмерсез мул табын артында сыйлап, кунак иттеләр.


Район җитәкчелеге, авыл эшмәкәрләре Илшат–Илнур Сәхиповлар, Мөхәммәдиевлар, читтәге якташлары Фәрит Шәрипов, Дамир Бәшәров, Рамил Биктимеров, Ленар Нәфыйков, Рамил Исмәгыйлевның матди ярдәме белән оештырылган  Салагышның быелгы Сабантуе авыл халкы һәм читтән кайткан авылдашлар күңелендә әнә шундый матур мизгелләре белән озак сакланыр әле. Фәрит Габбасов авылның 401 еллыгын Салагыш асфальт юл белән каршы алыр дигән иде. Кендек каны тамган нигезегезне онытмыйча, менә шул юллардан туган якларга ешрак кайтыгыз, салагышлылар!


Рәмзия Зарипова.   

 

 

Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International