Әгерҗе районы ЗАГС идарәсендә бер төркем яшь әниләргә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды.
Бу көнне Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова кулыннан сигез әни әлеге сертификатларны алды.
Сүз уңаеннан: 2019 елда Ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, әни кешенең тупланма пенсиясен формалаштыруга, инвалид балаларны җәмгыятькә социаль җайлаштыруга тотарга мөкин. Тагын бер мөмкинлек – ана капиталыннан айлык түләүләр алып тору.