Әгерҗенең 3нче мәктәбендә Халыкара Экологик белемнәр көне уңаеннан бик яхшы бәйрәм үткәрелде.
Биология укытучысы Альбина Гәрәева бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырганнан соң, сүзне мәктәп директоры Альбина Кәримова алды. Укучылар белән экология турында җанлы әңгәмә узды. Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Владимир Ишмуратов та чыгыш ясады. Ул бу мәктәптә экологик тәрбия бирү буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте һәм укытучыларга рәхмәт белдерде.