Җиңү көне алдыннан Әгерҗенең үзәк урамында традицион Дөнья эстафетасы узды.
Тантанада катнашучыларны спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Идиятов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова сәламләде. Традиция буенча алдынгыларга ГТО значоклары тапшырылды. Әгерҗе укучылары Линар Ахунов һәм Рузилә Шаһиева алтын значокларга лаек булдылар.
Узган елдагы кебек үк, өч ярыш старт алды.