М.Горький урамындагы 2а һәм 6 номерлы йортлар арасындагы мәйданда төрле яшьтәге, 2 яшьтән алып үсмерләргә кадәр балалар җыелды.
Чара быел мәктәпкә баручы балаларга беренче сыйныф укучылары җыелмасын тапшырудан башланды.
Ә аннан соң иң кызыгы булды. Балалар төрле эстафеталарда ярыштылар:капчык киеп сикерделәр, снайпер уйнадылар, максатка эләгеп карадылар, турникта тартылдылар һәм башкалар.
Бу көнне беркем дә игътибардан читтә калмады, барлык балаларга призлар тапшырылды.