Әгерҗедә өлкәннәрне зурладылар

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында район Мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды.

“Көмеш телле гармун“ халык ансамбле уйнаган көйләргә өлкәннәр фойеда ук рәхәтләнеп биеделәр. Бәйрәм сәхнәсендә актив тормыш алып баручы өлкәннәрне төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Район башлыгы Валерий Макаров районыбыз өлкәннәренә иң җылы теләкләрен җиткерде, аларга сәламәтлек, бәхетле гомер көзе теләде. Районыбыз үзешчәннәре матур җырлары, дәртле биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Бәйрәмгә килгән һәркем бу көнне чәчәк бәйләмнәре белән кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International